Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: АКШ мөһим беректәшен югалтырга мөмкин


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Төркия рухани Эндрю Брансонны иреккә чыгармаган очракта АКШ президенты Дональд Трампның Әнкарага чикләүләр кертү турындагы кисәтүенә җавап бирде.

"Басымга бирешмәячәкбез, ә Америка мөһим һәм гадел беректәшен югалтырга мөмкин", дигән Эрдоган Көньяк Африка республикасындагы эш сәфәре вакытында.

Ул Дональд Трампның Израилдән террорчылыкта гаепләнгән Төркия ватандашы Эбру Озканны иреккә чыгаруны соравын да раслады. Әмма моңа җавап итеп Брансонны азат итү турында килешү булмады ди Эрдоган.

Трампның Беньямин Нетаньяхуга мөрәҗәгатеннән соң "Хамас" белән хезмәттәшлектә гаепләнгән 27 яшьлек төрек хатыны Эбру Озкан иреккә җибәрелде. Вашингтон моның өчен Төркия Брансонны да азат итәр дип фаразлаган иде. Ләкин ул төрмәдән чыгарылса да, йорт сагында калдырылды.

Пәнҗешәмбе Трамп Төркиягә Брансонны төрмәдә тотылуы өчен "зур чикләүләр" белән янады. АКШ вице-президенты Майк Пенс та шундый кисәтү белән чыкты.

Христиан рухани Эндрю Брансон шпионлыкта, террорчылыкта һәм 2016 елгы дәүләт түнтәрелеше омтылышында катнашуда гаепләнә.

Узган ел Эрдоган үзенең бер чыгышында Америка Төркиядә дәүләт түнтәрелеше омтылышын оештыруда гаепләнгән Фәтхулла Гүләнне депортацияләгән очракта, Брансонны да иреккә җибәрәчәгенә ишарә ясаган иде.

XS
SM
MD
LG