Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Кырым күперен төзегән алты ширкәткә чикләүләр кертте


Кырым күперен ачу

Европа берлеге аннексияләнгән Кырым белән Русияне тоташтырган күперне төзүгә бәйле Русиянең алты ширкәтенә чикләүләр кертте.

Рәсми документларга ярашлы, исемлектә "Мостотрест" һәм "Стройгазмонтаж" ширкәтләре дә бар. Аларга АКШ та чикләүләр керткән иде.

Моннан тыш чикләү чаралары "Институт Гипростроймост – Санкт-Петербург", "Залив", "Стройгазмонтаж – Мост", "ВАД" ширкәтләренә күреләчәк.

Әлеге ширкәтләрнең активларын туңдыру, 19 километрлы күперне төзүче затлар һәм ширкәтләргә визалар бирүне тыю күз уңында тотыла.

Европа берлеге җитәкчелеге фикеренчә, Русиянең аннексияләнгән Кырымда күпер төзүе Украинаның бөтенлегенә зыян сала.

Элегрәк Европа берлеге Русиягә карата икътисади чикләүләрне дә озайткан иде.

Европа берлеге һәм АКШ Кремльгә карата чикләүләрне Русиянең Кырым аннексиясе һәм Донбасстагы низагка тыкшынуы өчен керткән иде. Мәскәү Кырым аннексиясен "тарихи гаделлекне тергезү" дип атый һәм Украина көнчыгышындагы сугышта катнашуын инкарь итә.

XS
SM
MD
LG