Бу хакта ул "Говорит Москва" радиосы эфирында белдерде. Максименко шулай ук Макаровның туганнары һәм якыннарыннан да гафу сорады һәм тоткынны кыйнаучы колония хезмәткәрләренең кыланмышлары өчен оят дип әйтте. Ул аларны "элекке хезмәткәрләр" дип атады.
20 июль көнне "Новая газета" басмасы Ярославльнең 1-нче колониясендә тоткын Евгений Макаровны кыйнау һәм газаплау видеоязмасын чыгарды. Материалда кыйнауда катнашкан 17 хезмәткәр исеме дә китерелде. Видеоны чыгару нәтиҗәсендә Тикшерү комитеты җинаять эшен ачты. Колония җитәкчелеге видеода булган хезмәткәрләрне вакытлыча эштән алды.
Әлеге видеоязманы медиага биргән "Общественный вердикт" оешмасы адвокаты Ирина Бирюкова исә янаулар килү сәбәпле вакытлыча Русиядән китәргә мәҗбүр булган. Ул Русия рәсми оешмаларыннан үзенә һәм гаиләсенә дәүләт яклавын сораган.
Русия төрмәләрдәге барлык камераларны тикшерергә вәгъдә итте.