Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар агуланган Казанбаш мәктәбе мөдире һәм пешекчесенә штраф салынды


Татарстанда мәхкәмә Арча районы Казанбаш мәктәбенең элекке мөдире һәм пешекчесенә хөкем карары чыгарды. Мәктәптә быел кыш 40 бала эчәк инфекциясе белән хастаханәгә эләккән иде.

Мәктәп мөдире 40 яшьлек Айдар Сафиуллинга 70 мең сум, 51 яшьлек пешекчегә 25 мең сум штраф салынган дип хәбәр итә "Интерфакс".

Сафиуллин үз гаебен тулысынча таныган һәм мәхкәмә тикшерүеннән башка гына хөкем чыгару турында үтенеч белән чыккан булган. Прокуратура мөдиргә 80 мең сум штраф, пешекчегә 25 мең сум штраф түләтүне сораган.

10-11 февраль Казанбаш мәктәбендә укыган 36 бала агулануда шикләнелеп Республика инфекция хастаханәсенә салынды. Агуланучыларда норовирус инфекциясе булуы ачыкланды.

13 февраль Казанбаш мәктәбе мөдире Айдар Сафиуллин, ә 14 февраль мәктәпкә азык-төлек ташучы оешма җитәкчесе тоткарланды. Соңрак алар иреккә чыгарылды.

Мәктәп ашханәсендә бик күп кагыйдә бозулар булганлыгы ачыкланды. Ашханә пешерүчесенең авырган килеш, дәваланмыйча эшен дәвам итүе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG