Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Үзәк Африкада үтерелгән журналистларны искә алдылар


Казанда журналистлар һәм полиграфчылар һәйкәле
Казанда журналистлар һәм полиграфчылар һәйкәле

Казанда "Ачык Русия" активистлары Үзәк Африка республикасында һәлак булган журналист Орхан Джемаль, оператор Кирилл Радченко һәм режиссер Александр Расторгуевны искә алды.

Активистлар Татмедиа бинасы янында журналистлар һәм полиграфчылар һәйкәленә чәчәкләр салды, шәмнәр кабызды. Алар һәйкәл янына һәлак булучыларның фотоларын алып килгән иде.

"Журналистларның һәлак булуына кешеләрнең игътибарын җәлеп итәргә теләдек. Чәчәкләр, шәмнәр сатып алдык. Казанда күпләр шулай итәдер, чөнки Джемальнең биредә тарафдарлары күп иде", дигән "Idel.Реалиига" активист Дмитрий Егоров.

Үзәк Африка республикасына документаль фильм төшерү өчен килгән төркемнең һәлак булуы турында 31 июль кичке якта билгеле булды.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгы Үзәк Африкада өч русияленең үлемен раслады. Аларда Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуев исемнәренә документлар табылды дип белдерелде. Журналистларның җәсәдләре Банги шәһәренә китерелгән.

Русия тикшерү комитеты журналистларның үтерелүе уңаеннан җинаять эше ачкан.

Михаил Ходорковский журналистларның үлеме уңаеннан белдерү ясады. "Әлеге төркем минем "Тикшерүләр идарәсе үзәге" проекты (баш мөхәррире Андрей Коняхин) белән берлектә "Русиянең яллы сугышчылары" ("Российские наемники") дип аталган тикшерү уздыра иде. Алар болай гына материал җыючы түгел, ә аны үз куллары белән "тотып карарга" өйрәнгән батыр егетләр иде", дип язды Ходорковский.

Ул гаеплеләрне табу өчен бөтен көчен куярга вәгъдә бирде.

XS
SM
MD
LG