Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путиннан "Татарстанның Көньяк-Көнчыгышын үлемнән коткаруны" сорыйлар


Бәйсез иҗтимагый оешмалар, ВИЧ авырулы кешеләр, Татарстанның Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорски шәһәрләрендә яшүчеләр Русия президенты Владимир Путинга республиканың Көньяк-Көнчыгышында ВИЧ таралауга бәйле мөрәҗәгать белән чыкты.

Алар change.org петицияләр сайтында мөрәҗәть урнаштырып, Путиннан Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына республиканың Көньяк-Көнчыгышында ВИЧ таралуга каршы профилактик эш башларга кушуны сорый.

Петиция авторлары китергән статистик мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 8 июленә Татарстанның Көньяк-Көнчыгышында ВИЧ белән авыручыларның рәсми теркәлгән саны гомум халыкның ике процентына җитеп килә. 205 мең халык яшәгән Әлмәт шәһәрендә ВИЧ белән авырган 2307 кеше теркәлгән, 107 мең халык яшәгән Бөгелмәдә - 965 авыру, 84 мең кеше яшәгән Лениногорскида - 965 очрак теркәлгән. Әлеге мәгълүмат - 2017 елның рәсми саннары.

"Илнең нефть төбәгендә вазгыять кискенләште, бүгенге көндә төбәктә ВИЧ таралуы эпидемиягә тиң. Без Татарстанның сәламәтлек саклау системына ВИЧ таралуга бәйле федераль бюджеттан өстәмә акчалар бүлеп бирүне сорыйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Профилактика һәм инициатива" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Зарипов былтыр Азатлыкка белдерүенчә, ВИЧка каршы узган гасыр ахырыннан башланган профилактика програмына акча билгеле бер вакытка кадәр бүленгәнгә, Татарстан ВИЧлылар бик күп булган төбәкләр исемлегендә түгел. Бүген исә бу програм туктап калган.​

XS
SM
MD
LG