Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook АКШ Конгрессы сайлавына тыкшыну эзләре тапкан


Facebook социаль челтәре АКШ Конгрессына ноябрьдә узачак ара сайлауга йогынты ясау омтылышын фаш иткән. Социаль челтәр хәбәрендә "координацияләнгән сәяси кампания" турында әйтелә.

Facebook һәм аның өлеше булган Instagram-нан 32 шикле сәхифә алынган. Ширкәт җитәкчелеге мәгълүматына күрә, әлеге сәхифәләрдә кулланучыларны алдаучы мәгълүмат урнаштырылган. Бу сәхифәләрне алып баручылар үз максатларын яшергән. Шикле акканутларның 290 меңнән артык язылучысы булган.

Апрельдә Facebook Русиядәге кулланучылар ачкан йөзләгән аккаунтны япкан иде. Алар "трольләр фабрикасы" дип аталган интернет тикшеренүләр агентлыгы белән бәйле диелде.

АКШта соңгы президент сайлауга Русиянең тыкшыну ихтималы тикшерелә. Трамп штабы демократлар намзәте Һиллари Клинтонга каршы Кремль белән яшерен рәвештә килешеп эш иткән булырга мөмкин диелә. Трамп та, Кремль дә моны кире кага.

XS
SM
MD
LG