Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иҗатыннан оптимизм бөркелеп торды"


Флера Тарханова белән хушлашу мөрәсиме, 1 август 2018
Флера Тарханова белән хушлашу мөрәсиме, 1 август 2018

1 август Татар филармониясе бинасында шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханова белән хушлашу мөрәсиме үтте.

Чараны мәрхүмәнең абыйсы, элекке мәдәният министры Илдус Тарханов алып барды. Ул сеңлесенең башланган эшләрен төгәлләячәкләре турында әйтте һәм мәдәният министры Ирада Әюпованың Флера Тархановага хөрмәт йөзеннән биш томлыгын чыгарырга вәгъдә биргәнлеген җиткерде.

Хушлашырга мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, туган ягы – Чистай районы хакимияте вәкилләре, язучылар, җырчылар килгән иде. Һәрберсе сүзен "бу – көтелмәгән хәбәр" дип башлады.

Флера Тарханова белән хушлашу мөрәсиме
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

​Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова дустына багышлап шигырь язган, ул "хәтер сандыгыма аның күп серләре сыйды, мин ул сандыкны беркайчан да ачмам", дип вәгъдә бирде:

Шәмсия Җиһангирова
Шәмсия Җиһангирова

– Без Флера белән университетта бергә укыдык, бер тулай торакта яшәдек, гомерлек ахирәт дуслар булдык. Лаеш шулпасын бергә эчтек дисәң дә дөрес булыр. Ул группадашыбыз шагыйрь Наис Гамбәргә кияүгә чыкты, шатлыгын бүлештек, әмма бүлешәсе хәсрәтләре дә булмады түгел. Икебезнең дә тормыш җиңелдән башланмады. Ике гаиләнең дә яшәү урыны юк иде. Аннан икебезгә дә нәшрияттан җәй көне яшәп торырлык бүлмәләр бирделәр. Аңа шатланганны белсәгез! Салкын кышларга кадәр күрше булып яшәдек.

Флера Тарханова (1947-2018)
Флера Тарханова (1947-2018)

Флераның йөрәге яшьтән авыру иде аның. Шушы йөрәккә сабый баласы вафаты хәсрәтен дә күтәрергә туры килде. Флера Наис белән аерылуны да авыр кичерде. Чын дус булды ул. Минем тормышыма кайгы килгәч, янәшәмдә булды. Иҗатта аның белән ярыша-ярыша эшләдем, ләкин беркайчан да көнләшмәдем. Ул иҗатын тәртипле алып барды. Эшлисе эшләре барланган һәм өстәленә искәрмәләр, планнар язып куелган булыр. Ул үзен дә, йортын да, иҗатын да тәртипле тотты. Менә дигән кыз үстерде, онык багу шатлыкларын да кичерде. Үзенә архивларын барлаучы, тәртиптә тотучы кешеләр үстереп калдыра алды. Урыны оҗмаһта булсын иде инде.

Шагыйрь Рифат Сәлах Флера Тарханованың яшьләр иҗатына игътибарлы булуын әйтте:

Рифат Сәлах
Рифат Сәлах

– Туган авылымда очрашу үткәрергә теләгем барлыгын әйткәч, бу фикеремне күтәреп алган иде. Минем белән кайтты, авылдашларым да яратып калды үзен. Шагыйрәләрне күргән бар, бу кадәр затлы ханымны күргән юк иде, диделәр. Соңгы көннәренәчә янына барып йөрдем. Үтенечләрен башкара алдым дип уйлыйм. Иҗатына килгәндә, эшли алганда гел эшләде. Тәрҗемәләргә теләп алына иде. Казакъчадан да күп әсәрләрне тәрҗемә итте. Мин әле уйлыйм, эшлисе эшләре дә калгандыр дип. Иҗатын гөрләтеп алып бара иде ул, планнары булгандыр дим. Әдәбият өчен зур югалту булды бу.

Җеназада Флера Тарханованың зур эше – Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы тәрҗемәсен телгә алучылар да булды. Язучы Рафис Корбан "аны хаксызга гаепләделәр" дигән фикердә:

Рафис Корбан
Рафис Корбан

– Флера апаның иҗаты күпкырлы. Ул укытучы булып эшләгән, күпмедер Казакъстанда яшәгәч Казанга әйләнеп кайтып журналистикага керешкән кеше. Күп кенә редакцияләрдә тәрҗемәче булып эшләде. Шуннан соң гына бала чагыннан килгән сәләтен үстерүгә алынды, поэзиягә, әдәбиятка кереп китте. Соңлап булса да язучылар берлегенә алынды. Ул тәрҗемә эшләре белән бик актив шөгыльләнде, бу өлкәдә иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе иде. Соңгы эшләренең берсе – Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романын татарчага тәрҗемә итүе исә күпләрдә ризасызлык тудырды, аны каты тәнкыйтьләделәр. Ләкин бу хезмәт аны 30нчы елларда хатын-кызның күргән җәфаларын чагылдыруга өлеш кертүче итеп танытты. Мондый мисаллар 30нчы елларда булган һәм бу фактларны күрмичә калу дөрес түгел, минемчә. Шуңа күрә Флераның бу эшкә алынганын гаепләмим, ул аны җиренә җиткереп башкарып чыкты.

Әйе, бәлкем сәламәтлегенә бу да зыян салгандыр. Йөрәге сәламәт түгел иде, кан басымы күтәрелеп газаплана иде. Быел кыш та хастаханәдә ятып чыкканын беләм, ләкин ул кадәр җитди дип уйламадым, югалтырбыз дип башыма китермәдем. Әле бит кайчан гына телевидениедә тапшыруда катнашты.

Җеназаны мәрхүмәнең абыйсы, элекке мәдәният министры Илдус Тарханов алып барды
Җеназаны мәрхүмәнең абыйсы, элекке мәдәният министры Илдус Тарханов алып барды

Икенче абыйсы, юридик фәннәр докторы Илдар Тарханов сүзен татарча сөйли алмаганы өчен гафу үтенүдән башлады:

– Безнең гаиләдә талантлы кешеләр байтак. Арабызда дәүләт эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, галимнәр бар. Бер Флерабызга гына Ходай бөтенебезнең талантын биргән, ул сәнгать кешесе дә, галим дә, дәүләт даирәсендә дә эшләде. Күбегез белә, тормышында бар да ал да гөл булмады. Ләкин мин бер генә тапкыр да аның сыгылганын күрмәдем. Бәлкем яшергәндер. Иҗатыннан да бит оптимизм бөркелеп тора. Шигырьләрендә туган җирне, халыкны ярату. Кешеләрне ярата иде ул. Һәрберебезгә багышлап шигырьләр язды, сез дә шундый сүзләрне җиткердегез. Мин сәнгатьтән ерак кеше, ләкин аның иҗаты өйрәнүне сорый дип уйлыйм. Аңа вакыт үтү белән чын бәя бирелер дип ышанам.

Композитор Рамил Курамшин Флера Тарханованың милли җанлы булуын искә алды:

Рамил Курамшин
Рамил Курамшин

– Без Флера белән яшьтәшләр. Миңа аның милли җанлы булуы ошый иде. Берара күршеләр булып яшәдек. Очрашканда сәлам бирешеп кенә китә алмый идек, ярты сәгатьләп милләт хакында гәпләшә идек.

Хушлашу чарасын абыйсы Илдус Тарханов, "июль ахырында әтиебезгә 105, 3 августта әниебезгә 100 яшь тулган булыр иде. Сеңлебезне шушы ике истәлекле көн арасында җир куенына салабыз", дигән сүзләр белән төгәлләде. Шуннан соң шагыйрәне туган авылына Чистай районы Яуширмә авылына җирләргә алып киттеләр.

XS
SM
MD
LG