Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Петербурдагы баш консуллыгын япты


Британия Петербурдагы баш консуллыгын рәсми рәвештә япты. Бу Солсберида Русия күзләү хезмәтенең элекке офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызын агулаудан соң туган вазгыять белән бәйле диелә.

Петербурдагы баш консуллыкның ябылуы турында Британия илчелегенең Фейсбуктагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

"Әлеге чара, кызганыч, безгә карата Русия хөкүмәте тарафыннан Солсберидагы хәлдән соң күрелде", диелә хәбәрдә.

30 июльдә Петербурдагы баш консуллыкның хезмәткәрләре бина түбәсендәге Британия байрагын төшерде.

Солсберида март башында Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипаль һәм аны кызы Юлия агуланды. Лондон ул һөҗүм артында Кремль тора дип тәкърарлый. Скрипальләрне Совет берлегендә ясалган "Новичок" матдәсе белән агулаганнар диделәр. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG