Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джемаль, Расторгуев һәм Радченконың җәсәдләре Русиягә 4 август кайтарыла


Үзәк Африка республикасында үтерелгән журналист Орхан Джемаль, оператор Кирилл Радченко һәм режиссер Александр Расторгуевның җәсәдләрен Русиягә 4 августта кайтарачаклар.

Бу хакта Тикшерү идарәсе үзәге җитәкчесе Андрей Коняхин хәбәр иткән. Журналистлар Африкага шушы үзәк өчен документаль фильм төшерергә барган булган.

Үтерүнең сәбәпләренә килгәндә, Коняхин талау һәм бу илдә хәрәкәт итүче берәр төркем һөҗүме версиясе карала диде.

Элегрәк Үзәк Африка җитәкчелеге "Селека" дип аталган мөселман сугышчылары хәрәкәтеннән шикләнүләре турында белдергән иде. Бу мәгълүматны ТАСС агентлыгы таратты. Моңа кадәр Үзәк Африка хакимиятенең бер вәкиле журналистларны "гарәпчә сөйләшүче башларына чалма ураган унлап кеше" камап алган дип сөйләгән иде.

Андрей Коняхин "Интерфакс" агентлыгына мөселман төркеме турындагы версия шик тудыра, бу җинаятьтә "ак таплар һәм сәер мизгелләр күп" дип белдерде.

Русия тикшерү комитеты журналистларның үтерелүе уңаеннан җинаять эше ачкан.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгы Үзәк Африкада үтерелгән русиялеләрдә Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуев исемнәренә документлар табылды дип белдерде. Журналистларның җәсәдләре Банги шәһәренә китерелгән.

Үзәк Африка республикасына документаль фильм төшерү өчен килгән төркемнең һәлак булуы турында 31 июль кичке якта билгеле булды.

Журналистлар "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте эше турында документаль фильм төшергән диелде.

XS
SM
MD
LG