Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистларны яклау комитеты Африкадагы үтерүне тикшерүне таләп итә


Журналистларны яклау халыкара комитеты (CJP) Русия җитәкчелегеннән һәм БМОдан Үзәк Африка республикасында Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуевның үтерелүен җентекле тикшерүне таләп итә.

Оешма координаторы Анжела Кинтал үзенең белдерүендә "журналистларны үтерү - цензураның иң кырыс формасы" һәм бу җәзасыз калмаска тиеш ди.

Үзәк Африка республикасында Русиядән яллы хәрбиләр турында документаль фильм төшерергә килгән журналистларның һәлак булуы турында сишәмбе билгеле булды. Кайбер мәгълүматларга караганда, аларның машинасына Банги шәһәреннән ерак түгел бер урында ут ачканнар. Һөҗүм сәбәбе талау булырга мөмкин, русияләрдән башта сорау алганнар, аннары үтергәннәр дигән хәбәрләр дә йөри.

Джемаль, Радченко һәм Расторгуев әлеге фильмны Михаил Ходорковский проекты булган Тикшерүләр идарәсе үзәге өчен төшергән булган. Оешма вәкилләре "Селека" мөселман сугышчылары төркеме турындагы версия шик тудыра, бу җинаятьтә "ак таплар һәм сәер мизгелләр күп" диде. Элегрәк Үзәк Африка җитәкчелеге "Селека" хәрәкәтеннән шикләнүләре турында белдергән иде.

XS
SM
MD
LG