Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал": Мәскәү Идел-Урал телләрен маргинальләштерергә омтыла


Киевтагы "Главком" матбугат үзәгендә "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең матбугат очрашуы узды. Анда Идел буе республикаларында дәүләт телләренә бәйле вазгыять турында сөйләштеләр.

Хәрәкәткә нигез салучыларның берсе эрзя активисты Сыресь Боляень Идел буе республикаларындагы дәүләт телләренең хәзерге торышы турында сөйләде.

"Азат Идел-Урал" активистлары фикеренчә, "Мәскәү Идел-Урал дәүләт телләрен маргинальләштерергә, аларның кулланышын тарайтырга омтыла". "Әлеге чараларның максаты - конкрет телнең позициясен йомшарту гына түгел, ә милли интеллигенциянең нигезе булган укытучылар, галимнәр, язучылар, журналистларның санын киметү дә", диелә оешма хәбәрендә.

"Халык өчен оккупант тәрбияләгән зыялыдан да куркынычрак дошман юк. Карагыз, "сайлаулар" уза, ә укытучылар аларның нәтиҗәләрен ялганлауда катнаша, аннары балаларны укытырга бара. Шулай итеп укытучылар үзләре эшсез кала. Әгәр милли телләрне ихтыяри укыту кануны гамәлгә керсә, эрзя телен укытучы кая барачак? Тел мәктәптә укытыла, өйрәнелә, үсә. Республикаларның дәүләт телләрен өйрәтү бетерелсә, үзләре өчен генә язучы әдипләр калырга мөмкин. Ләкин аларның әсәрләрен беркем укый алмаячак", дип сөйләде Сыресь Боляень.

"Азат Идел-Урал" эрзя, мокша, мари, чуаш, удмурт, татар һәм башкортларны "фикерләрен ныграк әйтергә" чакырды. "Безнең әле бөтен хокукларны алып бетермәделәр дип шатланырга ярамый. Болай иткәндә шундый вакытлар килеп җитәргә мөмкин, без кычкырырбыз, ә ишетүче булмас. Безне юк итәләр. Димәк, без бөтен булган чаралар белән сакланырга тиеш", диелә оешма белдерүендә.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыру быел март аенда игълан ителде. Аңа нигез салучылар аарсында татар милли хәрәкәте активисты, элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, "Эрзянь Вал" җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк бар. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларының милли телләрен яклап даими чаралар уздырып килә.

XS
SM
MD
LG