Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан беренче төркем хаҗга җыена


Татарстан мөселманнары хаҗда, архив фотосы

Илдәге икътисади кризис, эшсезлек, пенсия яшенең арту ихтималы хаҗ кылучыларга әлегә йогынты ясамады. Быел Татарстаннан Мәккә-Мәдинәгә барырга теләүчеләр саны кимемәгән.

Татарстан мөселманнарының 49 кешедән торган беренче төркеме изге сәфәргә 5 август якшәмбе көнне, нәкъ кояш чыккач Казан һава аланыннан кузгалырга тиеш. Бу Согуд Гарәбстанына Татарстан мөфтиятенең "ДУМ РТ Хадж" ширкәте аша баручы мосафирлар. Әлеге ширкәтнең матбугат үзәге җитәкчесе Игорь Смоленков быел Татарстаннан хаҗга ничә кеше китәчәк дигән сорауга җавап табу өчен Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайтына мөрәҗагать итәргә киңәш бирде, имеш, сәяхәт оештыру белән шөгыльләнүчеләр бу хакта хәбәрдар түгел. Әмма соңрак Игорь әфәнде: "Бездән 1800 кеше барырга җыена, Русиягә 20500 квота бирелгән, тулганмы алар юкмы, төгәлрәк мәгълүматны әйтә алмыйм", дип өстәде. Узган ел Татарстанга 1700 урын бирелгән иде. Ә менә 2016 елда республикага бирелгән 1500 урынның яртысы гына тулган иде.

Татарстан хаҗилары
Татарстан хаҗилары

Квоталарга килгәндә, иң күп урын быел да Кавказ республикаларына насыйп булган. Әйтик, Дагыстаннан 8600, Чечнядан 2600 кеше изге сәфәр кылырга тиеш. Чагыштыру өчен, Равил Гайнетдиннең мөфтиләр шурасына 2100, Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк диния нәзарәтенә 1500 урын бирелгән. Башкортстаннан ничә кеше китәчәген әйтү кыен. Аларга аерым квоталар юк, алар Гайнетдин яисә Таҗетдин структурасы аша баралар. Былтыр изге урыннарга 600ләп кеше барган, быел да шул чама булырга мөмкин ди белгечләр.

Федераль мөфтиятләр арасында иң яше – Русия мөселманнарының дини җыены Мәккә-Мәдинәгә 500 мөселманны җибәрергә җыена. Дини оешманың рәисе, шулай ук Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов сүзенә караганда, барлык юлламалар инде кулда һәм бу бәхетле адәм балаларының күпчелеге татар милләтеннән.

Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

"Хаҗ кылучыларның күпчелеге безнең мәхәлләгә йөрүчеләр, анда күпчелекне татарлар тәшкил итә дә. Изге сәфәргә барырга теләүчеләр бик күп булды, сораучылар әле дә бар, әмма хәзер квоталар тәмамланды. Без "Умма-тур" оешмасы белән эшләдек. Аларныкы бер 100 долларга кыйммәтрәк, ләкин шартлары иң яхшысы. Дөресен әйткәндә, безнең өчен бу мөһим, хаҗдан акча эшләргә җыенмыйбыз, беренче чиратта кешегә уңай булсын", диде Әлбир хәзрәт.

Моннан тыш Согуд патшасы Сәлмән дә Крганов ​оешмасына дүрт кешелек юллама бүләк иткән. Алар Чуашстан татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Шыгырданда мәчет салган Мирсәет Күпкәнов, Новосибирски мәчете имамы Сәлим Шакирҗанов һәм Мәскәү мөхтәсибәте рәисе Тимур Шәмсетдиновка бирелгән.

Башкала базарларының берсендә машина өчен запас частьлар сату белән көн күрүче 29 яшьлек Рамил Гарифуллин бу исемлектә юк. Әмма ул да Мәккә-Мәдинәгә 5 август көнне юл тотарга җыена. Татарстан мөфтияте аша очучылардан аермалы буларак Рамил юлламаны "Муслим тур" оешмасыннан сатып алган. Мәскәү тур-операторын сайлау очраклы түгел – биредә бәяләр чагыштырмача арзан.

Татарстан хаҗилары
Татарстан хаҗилары

– Мин сәфәргә хатыным белән барам, юллама өчен октябрь аенда ук түләп куйдык. Ул вакытта бәясе 130 мең сум иде, димәк, икебезгә 260 мең була. Минем фикеремчә, бу әллә ни кыйммәт түгел. Тырышсаң, Аллаһ рәхмәте белән акча табарга мөмкин. Юллама "Эконом" дип атала, ашау-эчү кермәгән. Хаҗ кылган дуслардан белешкән идем, безнеке кебек 25 көнлек сәяхәттә туклануга 200 доллар да җитә икән. Икебезгә 500 доллар алырга булдык, ачтан үлмәбез дип уйлыйм. Хаҗ – Аллаһы тәгаләнең боерыгы, фарыз гамәл, аны һәркем үтәргә тиеш. Форсат чыкса, икеләнмичә барырга кирәк.

Дөрес, "ДУМ РТ Хадж"ның "Супер эконом" исемле туры да бар, бәясе – 139 мең сум. Бер карашка арзан да кебек. Чынбарлыкта исә хаҗ операторларның күпчелеге изге сәфәрдән беренче чиратта акча эшләп калырга тырыша, дип саный хаҗда күп тапкыр төркем җитәкчесе булган вә исемен әйтмәүне үтенгән бер әфәнде. "Хаҗ операторының күпчелеге бәяләрнең кыйммәт булуында Согуд Гарәбстанын гаепли, имеш, тарифның 80 проценты өчен алар җаваплы, ә безгә түләгән акчаның нибары биштән бере генә килә дип акланалар". Белгеч республика мөфтияте тәкъдим иткән иң популяр "Стандарт - все включено" програмына күз салырга куша, аның бәясе 230 мең сум.

Хаҗ күренеше
Хаҗ күренеше

Хаҗилар төркемен җитәкләгән хәзрәт Азатлыкка үзе ясаган исәпләүләрне китерде: "Менә карагыз, билет бәясе 1 мең доллар тирәсе, ягъни урыс акчасына күчерсәң 63-64 мең сум. Торак Мәккәдә 2 мең реал – рубльга әйләндерсәң 32 мең сум. 300 долларны чатырлар һәм башка хезмәтләр өчен алалар – 18-19 мең сум. Согуд Гарәбстанында "откатлар" өчен дә акча җыялар дип ишеткән идем, әмма бу мәгълүмат рәсми түгел. Мәдинәдә өч көн яшәү 600 реал тора – 9 мең сум тирәсе. Ашау-эчү дә шул чама. Бөтенесен кушсаң, 130-150 мең сум чыга. Чиста файда 80 мең сум – бу бер кешедән, меңгә тапкырласаң – 80 миллион сум чыга түгелме?" дигән сорау бирде әңгәмәдәш.

Хәер, ничек кенә булмасын хаҗга барырга теләүчеләр саны елдан-ел арта гына, Мәккә-Мәдинәгә юллама сату белән көн күрүче мәкерле оешмаларның хәйләсе Рамил Гарифуллин кебек кешеләр өчен киртә түгел. Рамил әйткәнчә, бу Аллаһы тәгаләнең әмере һәм аны һәр мөмкинлеге булган мөселман үтәргә тиеш.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG