Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыслар 3,6% тәшкил иткән Дагыстанда "Урыс ана теле" дәреслеге турында хатлар тараталар


Дагыстанның мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль мәгариф идарәлекләренә "Просвещение" нәшриятының "Урыс ана теле" дәреслеге турында мәгълүмат хатлары тараткан.

Хатның күчермәсен үзенең сәхифәсендә Тахо-Годи исемендәге педагогика фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре Баху Мухидинова урнаштырган.

"Республика мәгариф министрлыгы Дагыстанның ана телләре дәреслекләре турында бернинди хатлар җибәрми. Әмма туган телләр турындагы канунны кабул итәргә дә өлгермәстән, алар мәктәп мөдирләре күз уңында тотсын дип, инде әзер булган "Урыс ана теле" турында хат җибәрә. Менә кайда опертивлык. Атнасына тугыз дәрескә өстәп, тагын өч сәгать урыс теле укыгыз", дип язды Мухидинова Facebook-та.

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Дагыстанда урыслар саны халыкның 3,57 процентын тәшкил итә. Республиканың кайбер районнарында алар бөтенләй яшәми.

Хатның күчермәсе
Хатның күчермәсе

Әлеге хәбәргә карата осетин активисты Иамерлан Камболти да үз фикерен белдерде.

"Менә бу, ичмасам, опертивлык! Әллә алдан күрүчәнлекме? Осетин телендәге дәреслекләрне чыгару өчен туган телләрне яклау фонды кайда соң? Моннан соң миңа кем дә булса илдә телләр тигез дип дәлилли аламы?", ди Камболти.

25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Алга таба ул Федерация шурасына раслауга җибәреләчәк, шуннан соң канунны Русия президенты имзаларга тиеш. Канун рәсми медиа чарасында бастырганнан соң гамәлгә керә.

Канунга ярашлы, татар телен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган тел фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак.

XS
SM
MD
LG