Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы милләтпәрвәре татарны уйга китермәкче


Дамир Шәйхетдин
Дамир Шәйхетдин

2 август Чаллының татар китапханәсендә Дамир Шәйхетдиннең Чабаксарда басылган "Уйга килү" дип аталган китабын тәкъдим итү булды. Китапка мактаулар да, тәнкыйть сүзләре дә әйтелде.

Чаллыда яшәүче милләтпәрвәр Дамир Шәйхетдин – милли хәрәкәттә актив катнашучы, "Безнең юл", "Чаллы яшьләре" газетларын нәшер итүче буларак танылган шәхес.

Хатын-кыз үчтек-үчтек итеп тәрбияләп үстергән ирләр соңнан оешмалар, илләр белән идарә итә

Китап авторы үз чыгышында "Татар милләте үз асылына кайтырга тиеш. Моның өчен милләтебездә гамәлдә булган "матриархат"ка игътибар итү кирәк. Татар гаиләсендә хатын-кыз зур урын алып тора. Ул – әни кеше дә, тәрбияче дә һәм үрнәк күрсәтүче дә", дигән сүзләр әйтте. Дамир Шәйхетдин фикеренчә, чынбарлыкта алай булырга тиеш түгел, балаларны тәрбияләүдә әтиләр, ирләр зур урын тотарга тиеш икән. Аның сүзләренчә, хатын-кыз үчтек-үчтек итеп тәрбияләп үстергән ирләр соңнан оешмалар, ил белән идарә итә. Тормышның алга бармавында хатын-кызлар тәрбияләгән ир-егетләр идарәсен, хакимиятен гаепле күрә ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Дамир Шәйхетдин татарны "калдык милләт" дип бәяләде. "Бар пассионар милләтләр, бар калдык милләтләр", диде ул. Аның фикеренчә, Алтын Урда чорында татар пассионар була. Казан ханлыгы чоры милләтнең чигенеше белән билгеләнә. Китабында күбрәк фәлсәфи уйлануларга урын биреп, Дамир әфәнде "күпхатынлылык та милләтне коткара ала", дигән фикер әйтә. Ә менә китаптагы "Тәңречелек – телне саклау чарасы" дигән фикер китапханәчеләргә гомумән ошамаган булып чыкты. Әлеге китапны әлегә тулысынча алар гына укыган булган. Китапханәче Сөмбелә Фәтхетдинова чарада чыгыш ясап, тәңречелекнең инде узуын, кире кайтмасын искәртеп, тел һәм милләт алгарышында ислам кануннарының өстен булуын белдерде.

Китапны әлегә санаулы кешеләр генә укыган. "Уйга килү" китабы күпләрне уйга китерер. Аны язуымның максаты да шуңа юнәлтелгән иде", диде Азатлыкка Дамир Шәйхетдин.

XS
SM
MD
LG