Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телен яклап пикет узачак


Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көнендә, 2017 ел
Фәүзия Бәйрәмова Хәтер көнендә, 2017 ел

Казан башкарма комитеты Дөнья татар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) татар телен яклап пикет уздыруга рөхсәт биргән. Чара 7 август Тинчурин бакчасында үтәчәк.

ТИҮ президиумы рәисе Фәрит Зәкиев сүзләренчә, пикет шулай ук Русия думасы кабул иткән туган телләр турындагы канунга да багышлана. ТИҮ әлеге документка каршы чыккан иде. "Татар теле, татар милләте өчен йөрәге янган барлык кешене пикетка чакырабыз", диелгән оешма хәбәрендә.

Активистлар татар телен яклау митингын 31 июльгә планлаштырганнар иде, әмма Казан хакимияте моңа рөхсәт бирмәде. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе түрәләрнең кире кагуын кануни дип таныды.

25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Документны Федерация шурасы да раслады. Канунны Русия президенты имзаларга тиеш. Канун рәсми медиа чарасында бастырганнан соң гамәлгә керә.

Канунга ярашлы, республикаларның дәүләт телләрен укыту мәҗбүри булмаячак. Туган тел фәне мәҗбүри булган уку планнары булачак, ләкин туган тел буларак урыс телен дә сайлап булачак.

XS
SM
MD
LG