Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стрелковая бистәсендә полиция кырымтатар йортын күзәтә


Лилиана Хруслова өе каршында полиция машиналары
Лилиана Хруслова өе каршында полиция машиналары

Акмәчетнең Стрелковая бистәсендә өй салып гаиләсе белән яшәгән кырымтатар хатыны Лилиана Хруслова өе каршында 3 август полиция машинасы пәйда булган.

Мине полиция күзәтә, дип сөйләде Лилиана Азатлыкка.

"Минем 11 һәм 7 яшьлек ике балам өйдә, мин аларны ташлап бер якка да китә алмыйм, чөнки полиция китүемне белсә, мин балаларны карамыйм, ташлап китте дип аларны приемникка да алып китә ала, диде ул.

Көндез сәгәть 11дә бер самосвал аның өе янында урнаштырылган койма янына зур бетон блоклар китереп ташлаган.

2 август Стрелковая бистәсендә булган вакыйгалар вакытында Лилиананың өе янына билгесез кешеләр электр генераторы китергәнен күреп ул көрәк алып чыгып шул кешеләрне куам дигәндә бу көрәк кулыннан төшеп генераторны ваткан.

Шул сәбәптән "Акура" төзелеш компаниясе җитәкчесе Валерий Симоненко аның өстеннән полициягә шикаять иткән, полиция беркетмә төзегән. Лилиана ханым да полициягә гариза язган.

3 август Стрелковая бистәсендә яшәүче кырымтатарлар Акмәчет шәһәр администрациясе янына җыелганнан соң, шәһәр башлыгының бер урынбасары аларны бинага кертеп 10 минут сөйләшеп, шәһәр башлыгы Лукашов ялда, минем бу мәсьәләне хәл итергә вәкаләтем юк дигән.

Шуннан соң кырымтатарларның бер өлеше шәһәр администрациясе бинасы янында калган, бер төркем активистлар исә адвокатлар белән очрашкан. Бу хакта активист Замир Анарбаев хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG