Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стрелковая каршылыгы: кырымтатарлар җир өчен көрәшә


Кырымтатарлар Стрелковая бистәсендә каршылык күрсәтә, 2 август 2018
Кырымтатарлар Стрелковая бистәсендә каршылык күрсәтә, 2 август 2018

2 август Акмәчетнең Стрелковая бистәсендә яшәүче кырымтатарлар төзелеш ширкәте аларның җирләрен койма белән уратып алуга каршылык күрсәтте. Җомга көнне алар хакимият белән очрашу таләп итмәкче. Очрашу канәгатьләндермәсә, митинг уздыру планлаштырыла.

Акмәчетнең Стрелковая бистәсендә үзләре төзегән йортларда яшәүче кырымтатарларга җир мәсьәләсендә җитәкчелек иткән Эрлан Азизов килеп туган вазгыятьне аңлатты.

Кырымтатарлар йортларын саклап көрәшә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:27 0:00

"Бүген монда очраклы гына җыелмадык. "Акура" төзелеш ширкәте килеп безнең йортлар торган җирләрне койма белән уратып алырга җыенганын белеп монда җыелырга мәҗбүр булдык. Бу җирләрне уратып алганнан соң безгә үз йортларыбызга узу өчен ике айга таныклык бирәчәкләр икән. Ике айдан соң безне монда кертмәячәкләр, без төзегән йортларыбызны ике айда үзебез җимерергә тиешбез икән.

Эрлан Азизов (уңнан икенче) аңлатма бирә
Эрлан Азизов (уңнан икенче) аңлатма бирә

Без монда инде 14 елдан бирле йортлар төзеп яшибез, безнең җирләрне канунлаштырмыйлар, ә Константиновның (Кырым Югары шурасы рәисе - ред.) "Консоль" ширкәтенә 2,2 һектар җирне 49 елга арендага бирүне ике айда хәл иткәннәр. Бу җирләрдән башлап алар безнең йортларыбыз торган якынча 30 процент җирләрдә дә эш итүгә акт алган. Инде безнең балалар мәктәпкә йоргән юлларны да коймалар белән ябачаклар, хәтта үзебезнең йортка да без таныклык белән керергә мәҗбүр ителәбез. Безгә пикет уздырудан башка юл калдырмыйлар.

Кырымтатарлар каршылык күрсәтә
Кырымтатарлар каршылык күрсәтә

Бу җирләрне канунлаштыру өчен инде дүрт ай буена җәмәгать оешмасы терки алмыйбыз. Юстиция министрлыгы төрле сылтаулар таба. Без оештырасы оешманы монда мәнфәгатьләре булган хакимияттәге кешеләр яратмый икән диделер безгә. Имеш без оештырачак оешма специфик эшләр белән шөгыльләнәчәк, ә җир мәсьәләсен хакимият хәл итә диләр. Янәсе җәмәгать оешмалары кешеләргә ничек итеп канун буенча җир алып булганын аңлату хокукына ия түгел", дип сөйләде Эрлан әфәнде.

Кырымтатарлар яшәгән йорт янында махсус техника белән койма урнаштыралар
Кырымтатарлар яшәгән йорт янында махсус техника белән койма урнаштыралар

Иртә белән төзелеш компаниясе кешеләре килеп эшне башларга җыенганда монда җыела башлаган кырымтатарларны күреп туктап калды. Каршылык чыккан урынга полиция килде, кырымтатарлар шәһәр хакимиятләрен чакырсалар да, беркем дә килмәде. Бу вазгыять көне буе дәвам итте. Кичкә таба монда тагын бер автобус полиция хезмәткәрләре һәм 70ләп эшче китерелде. Эшчеләр койма кую өчен казыклар урнаштыруга комачаулаган кырымтатарларны полициягә утыртырбыз дип кисәтте. Бу урынны төне буе полиция саклаячагы билгеле булды.

Кырымтатарлар каршылык күрсәтә
Кырымтатарлар каршылык күрсәтә

Җамигъ мәчеттә җыелган кырымтатарлар 3 август шәһәр администрациясе каршында җыелып шәһәр хакимияте белән очрашу таләп итәчәкләрен белдерде. Әгәр дә очрашу канәгатьләндермәсә, митинг уздырырга планлаштырыла.

Кырымтатарлар каршылык күрсәтә
Кырымтатарлар каршылык күрсәтә

"Безнең йортларыбызның кадастр номерлары да бар, бистәбездә шәхси йортлар төзү өчен план да бар шәһәр администрациясендә, ләкин моңа карамастан безне тыңлаучы юк. Хәзер төн булуга карамастан төзелеш компаниясенең эшчеләре ашыгып бетон куеп коймаларны урнаштыра, аларга 30 мең сум премия вәгъдә иткәннәре билгеле" диде Эрлан әфәнде.

"Тәртип саклауга" казаклар да җәлеп ителде
"Тәртип саклауга" казаклар да җәлеп ителде

Стрелковая бистәсендә кырымтатарлар 2006 елдан бирле йортларын рөхсәтсез төзеде. Кырым Украина контролендә булганда, 2013 елда Кырым җир комиссиясе бу җирләрне хосусый йортлар өчен аерырга, кырымтатарлар йортларын канунлаштырырга карар итте. Бары Акмәчетнең генераль планына үзгәрешләр кертәсе генә калган иде. Анда 13 меңләп кырымтатар урнашыр дип көтелде. Җирләрне кырымтатарларга бирү турында карарлар 2014 елның икенче яртысында чыгарга тиеш иде. Ләкин 2014 елның башында Русия гаскәр кертеп Кырымны басып алгач вазгыять башка якка борылды.

XS
SM
MD
LG