Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тереза Мэйдан Рәфис Кашаповка сәяси сыену бирүдә ярдәм сорыйлар


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Британия премьер-министры Тереза Мэйдан "татар милли хәрәкәте лидерларының берсе Рәфис Кашаповка җинаять эше ачылу сәбәпле, аңа сәяси сыену бирүне тизәйтүдә" ярдәм сорыйлар.

Мэйга ачык хат Facebook-та урнаштырылган.

Мөрәҗәгатьтә Рәфис Кашаповка карата Русия җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче бүлеге (нәфрәт йә дошманлык уяту, шулай ук кешенең абруена тап төшерү) нигезендә эш ачылуы турында хәбәр ителә.

"Без, төрле илләрдә яшәүче активистлар, хокук яклаучылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистлар әлеге фактны танылган хокук яклаучыга һәм Русиянең бөтен оппозиция хәрәкәтенә басым ясау максатыннан ясалган провокация дип саныйбыз. Җинаять эше ачылганнан соң, сәяси мөһаҗир Рәфис Кашаповка Русия соравы белән Интерпол халыкара эзләү игълан итәргә мөмкин. Бу аны тоткарлау һәм Британиядән Русиягә экстрадицияләү максаты белән эшләнүе ихтимал. Әгәр Кашаповны Русия чыгарсалар, аны җәзалар һәм үлем көтә", диелә хатта.

Ачык хатны ATR телеканалы җитәкчесе урынбасары Айдер Муждабаев, Австралия татарларының "Туран" берлеге җитәкчесе Ирек Гариф, Польшадан хокук яклаучы Генек Банашинский, Front Line Defenders оешмасыннан Зарема Әхмәдова һәм башкалар имзалаган.

Күптән түгел Русия тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсенең 59 яшьлек бер иргә карата Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә эш ачуы билгеле булды.

“Коммерсант-Казань" газеты белдерүенчә, сүз татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов турында бара.

Тикшерүчеләр гаепләнүче ир узган язда үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә раса, милләт, тел, чыгышка, дингә мөнәсәбәттә, шулай ук кайсы да булса социаль төркемгә карата бәйле нәфрәт һәм дошманлык уяткан дип белдерә.

Басма чыганагы cүзнең кайсы язмалар турында баруын белдермәгән, бары аларның Facebook-та урнаштырылган булуын әйтү белән генә чикләнгән.

Май ахырында Рәфис Кашапов сәяси сыену сорап Британиягә мөрәҗәгать иткән иде.

XS
SM
MD
LG