Башкортстаннан тәүге төркем Мәккәгә юлланды
Башкортстаннан хаҗ кылучыларның тәүге төркеме Мәккәгә юлланды. Тәүге 49 хаҗи тәүдә Тукай мәчетендә җыелды. Аларга чит илдә үзеңне ничек тотарга, хаҗ кылу үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Булачак хаҗиларга виза белән паспорт, Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу үзенчәлекләре турында китаплар да бирелде. Хаҗилар Мәккәгә бер тәүлектән барып җитәчәк. 12 августка тиклем хаҗиларның тагын өч төркеме юлга чыга. Быел Русиядән изге урыннарга сәфәр кылырга теләүчеләрдән 1600 кеше Мәккәгә Башкортстан туроператоры аша барачак.
бәйле язмалар
мультимедиа
-
июль 07, 2026Америкада – беренче башкорт җыены
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?