"Русиянең Грузиягә бәреп керүенә ун ел узганнан соң да Грузия җирләренең һаман оккупациядә булуына карата борчылу белдерәбез. Без низагның БМО Хартиясе, Һелсинки килешүләре һәм халыкара хокукларның фундаменталь нормалары һәм принциплары нигезендә чишүнең кирәклегенә басым ясыйбыз", диелә белдерүдә.
Документны имзалаган илләр шулай ук Грузиядә ОБСЕның күзәтү миссиясен төзү дә кирәк дип саный.
Грузиянең бербөтенлеген яклап АКШ Дәүләт департаменты да белдерү белән чыкты.
10 ел элек Русиянең кораллаы көчләре Абхазия һәм Көньяк Осетия ягында Грузия белән бәрелешкә керде. Русия һәм үзбилгеләнгән Көньяк Осетия, Абхазия җитәкчелегенең рәсми фикеренә караганда, аларның "солых булдыру" дип аталган гамәлләре Грузиянең Көньяк Осетия халкына карата агрессиягә җавап булган. Тифлистә исә бу Русия тарафыннан планлаштырылган агрессия иде дип белдерәләр.
Шул ук елның 25 августында Русия Көньяк Осетия һәм Абхазияне бәйсез дәүләтләр дип таныды.
Быел июньдә НАТОның баш секретаре Йенс Столтенберг Грузия альянсның әгъзасы булачак дип белдерде. Моңа җавап итеп Владимир Путин Мәскәү әлеге адымга "кискен тискәре" җавап бирәчәк, чөнки бу "Русия иминлегенә яный" дип әйтте. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Грузиянең НАТОга керүе "куркыныч" низаг тудырачак диде.