Бу хакта "Кораллануны контрольдә тоту мәсьәләсендә диалог" дип аталган Русия документына сылтанып Politico порталы хәбәр итә.
Тәкъдимнәр арасында 2021 елга кадәр каралган Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен озайту да бар диелә. Моннан тыш документа "Җир орбитасына корал чыгаруны тыю турында" яңа килешү кирәклеге турында әйтелә дип яза Politico.
Һелсинкида очрашудан соң АКШ Конгрессы Трамптан Путин белән сөйләшүләрнең темасы турында хисап сорады. Очрашуга тәрҗемәчеләр генә кертелгән иде. Трамп Путин белән Төньяк Кореяда атом коралын юк итү, Сүрия низагын, террорчылык һәм киберһөҗүмнәргә каршы тору турында сөйләштек диде. Русия рәсмиләре Путин Трампка Украинадагы низаг турында конкрет тәкъдимнәр ясады дип белдерде.