Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Бәшәров Оренбурда "Мулла" фильмын тәкъдим итәчәк


Марат Бәшәров
Марат Бәшәров

Оренбурда "Көнчыгыш-Көнбатыш. Классика һәм авангард" XI халыкара кинофестивале кысаларында танылган актер Марат Бәшәровның иҗат кичәсе узачак. Биредә актер Татарстанда танылган драматург Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә төшерелгән "Мулла" фильмын да тәкъдим итәчәк.

Марат Бәшәров белән очрашу 26 август Оренбурның татар драма театры бинасында узачак.

Очрашу вакытында ул тамашачыларга үзе уйнаган рольләр турында сөйләп, Никита Михалков, Александр Митта, Владимир Хотиненко, Станислав Говорухин, Кирилл Серебренников кебек атаклы режиссерлар белән эшләүдән алган тәэсирләре белән уртаклашырга җыена. Шулай ук килгән тамашачыларның сорауларына да җавап бирәчәк.

Кинофестивальдә Бәшәров Татарстанда танылган драматург Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә төшерелгән "Мулла" дип аталган фильмны да тәкъдим итәчәк. Сюжет нигезендә – бүгенге мулланың тормышы, яшь хәзрәтнең явызлык Һәм рухи ярлылыкка каршы көрәшүе. Вакыйгалар кечкенә бер татар авылында бара. Бу авыл монда бөтен татар милләтен гәүдәләндерә.

Рамил Фазлыевның "Мулла" фильмын июль башында Казакъстанда Татарстан киносы көннәрендә дә күрсәткәннәр иде. Моннан тыш, казакъ тамашачасы Илдар Ягафәровның "Байгал", Илшат Рәхимбайның "Представь" һәм Салават Юзиевның "Хлопнул дверью и ушел" фильмнарын карый алды.

Элегрәк татар киноларын Кыргызстанда да күрсәттеләр. Анда да Татарстан киносы көннәре узды, бу чара кысаларында Бишкәктә тулы метрлы өч картина - “Мулла”, “Байгал”, “Курбан-роман: история с жертвой”, шулай ук Илшат Рәхимбайның "Гастарбайтер", "Не верю!" һәм "Представь" дип аталган кыска метрлы фильмнары күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG