Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт департаменты Скрипальләрне агулауга бәйле Русиягә чикләүләр кертә


АКШ Дәүләт департаменты
АКШ Дәүләт департаменты

АКШ Дәүләт департаменты Британиядә элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауга бәйле Русиягә карата яңа чикләүләр кертә. Вашингтондагы Русия илчелеге моны "уйлап чыгарылган сәбәп белән" кертелгән чаралар дип белдерде.

Русиягә санкцияләр кертү турындагы белдреү Дәүләт департаменты сайтында чыкты. Дәүләт департаменты вәкиле Һизер Нойерт Британиядә нерв-паралитик маддә кулланып, Русия халыкара хокукларны бозды диде.

Яңа чикләүләр 22 августта үз көченә керәчәк. Аерым алганда, Русиягә дәүләт иминлеге өлкәсе тауарлары экспорты тыялачак. Сүз авиациядә кулланылучы электрон җиһазлар турында бара.

Әгәр Мәскәү өч ай эчендә химик корал кулланмау турында гарантияләр бирмәсә һәм халыкара инспекторлар керүне рөхсәт итмәсә, Русиягә чикләүләрнең икенче өлеше кертеләчәк. Бу хакта Дәүләт департаментына сылтанып NBC сайты яза. Атап әйткәндә, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр кыскарту күз уңында тотыла.

Русиянең Вашинтондагы илчелеге әлеге санкцияләрне "драконча" кырыс дип атады. Бу Дәүләт департаментының "уйлап чыгарылган сәбәп белән" кертелгән чаралары диелә илчелекнең Фейсбук сәхифәсендә. "Нинди дә булса фактлар яки дәлилләр яңгырамады", дип белдерелә.

Март башында Солсберида Русия күзләү идарәсенең элекке офицеры Сергей Скрипаль һәм аны кызы Юлия агуланды. Лондон ул һөҗүм артында Кремль тора дип тәкърарлый. Скрипальләрне Совет берлегендә ясалган "Новичок" матдәсе белән агулаганнар диелә. Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

1991 елгы канунга ярашлы, кайсы да булса ил биологик яки химик корал кулланса, АКШ аңа карата чикләү чаралары күрә.

XS
SM
MD
LG