Accessibility links

Сораштыру: Путинның тышкы сәясәтен хуплаучылар кими


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путинның тышкы сәясәтен хуплаучы русияләр саны ике ел эчендә 22 проценттан 16 процентка төшкән.

Бу хакта "Левада үзәге" сораштыруына сылтанып РБК яза.

Путин Русиянең дәүләт мәнфәгатьләрен яклый дип санаучылар саны да кимегән һәм 25 проценттан 17 процентка калган.

Шул ук вакытта Путинны тәҗрибәле сәясәтче дип уйлаучы русияләрнең саны артуы күзәтелә. 2016 елда андыйлар саны 33 процент булса, 2018 елда - 49 процент. "Президентның сезгә нәрсәсе ошамый?" дигән сорауга, русияләрнең 16 проценты "Путин халык мәнфәгатьләреннән ерак", 14 проценты - "ул коррупциягә баткан сәясәтчеләр белән бәйле" дип җавап биргән.

Июнь аенда "Левада үзәге" сораштырулары русияләрнең яртысы (51%) Владимир Путинны 2024 елдан соң да президент итеп күрергә тели дигән нәтиҗәгә килгән иде. Теләмәүчеләр саны 27 процент тәшкил итте.

XS
SM
MD
LG