Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песошин Осиноводагы җирләрне чүп яндыру заводы урыны итү турында карар имзалады


Осиново
Осиново

Татарстан хөкүмәте чүп яндыру заводы төзү өчен билгеләнгән җирләрне авыл хуҗалыгы җирләре категориясеннән сәнәгать һәм башка махсус билгеләнешле җирләр итеп үзгәртү турында карарга кул куйды. Шул турыда документ Татарстан хокукый мәгълүмәт сайтында урнаштырылган.

“Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының, "Альтернативная генерирующая компания-2" җәмгыятенең җир кишәрлеген махсус эшчәнлек объектын урнаштыру максатыннан күчерү турындагы тәкъдимен кабул итәргә”, - диелгән 10 августта чыккан, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карарда.

Документта әйтеп кителгән җир биләмәсенең мәйданы да күрсәтелгән - 11,3064 гектар.

Шушы ук карарда Татарстан Росреестрына бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына тиешле үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә.

Июль ахырында Осиновода ябык киңәшмә җыеп, депутатлар җирләрне чүп яндыру заводы өчен рәсмиләштерү турында сөйләшкән иде. Соңрак Осиново авыл җирлеге башлыгы кул куйган документ чыкты, анда Татарстанның Яшел Үзән районындагы җир кишәрлегенең авыл хуҗалыгы җирләре булудан туктап, җитештерү-коммуналь объект җирләре итеп үзгәртү турында әйтелгән.

Хакимиятләрнең Казанның Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзергә җыенуы билгеле булгач бу корылмага каршы әледән-әле протест чаралары үтеп тора.

Осиново, Залесный бистәләрендә яшәүчеләр янәшәдә экологиягә тискәре йогынты ясаучы ширкәтләр болай да күп, чүп яндыру корылмасы да төзелсә, хәлләр тагын да начарланачак ди.

XS
SM
MD
LG