Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея һәм Төньяк Корея арасында киләсе саммит сентябрьдә Пхеньянда уза


Төньяк Корея лидеры Ким Чын Ын (у) белән Көньяк Корея башлыгы Мун Чжэ Ин
Төньяк Корея лидеры Ким Чын Ын (у) белән Көньяк Корея башлыгы Мун Чжэ Ин

Көньяк Корея һәм Төньяк Корея арасындагы чиратты саммит сентябрьдә Пхеньянда узачак. Бу хакта ике дәүләт вәкилләре дүшәмбе чик буенда урнашкан Пханмунджом каласында узган очрашуда сөйләшкәннәр. Бу урында Ким Чен Ын һәм Мун Чжэ Инның беренче очрашуы узган иде.

Апрель ахырында Көньяк Корея җирлегендә урнашкан Пханмунджом каласында кореяара саммит башланды. Төньяк Корея лидеры Ким Чын Ын белән Көньяк Корея башлыгы Мун Чжэ Ин солых килешүен имзаларга ниятләүләре турында белдерде. Әлеге килешү ике ил арасындагы сугышка чик куярга тиеш.

Пхеньян һәм Сеул Корея ярымутравын атом коралыннан тулысынча арындыру эшләре башлануы турында да игълан итте.

Соңрак ике ил лидерлары май аенда Сингапурда Америка-Төньяк Корея саммиты алдыннан очрашты.

Ким Чен Ын 1953 елдан бирле Көньяк Кореяга барган беренче җитәкче булды. Үз чиратында Мун Чжэ Ин Пхеньянга баручы беренче Көньяк Корея җитәкчесе булачак.

XS
SM
MD
LG