Татар телендә белем бирүче урта гомумбелем бирү мәктәбендә балаларга дөньяви фәннәрдән тыш дин сабаклары да укытылачак. Алар факультатив нигездә өйрәтеләчәк дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте.
"Нур" мәктәбендә малайлар һәм кызлар аерым белем алачак. Хәзерге вакытта беренче сыйныфка укучылар кабул итү игълан ителгән. 2018-2019 уку елында 15 ир бала һәм 15 кыз бала кабул итү планлаштырыла.
Мәктәп Ризаетдин Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлеге белән янәшә урнашкан.
Татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару башланганнан соң, Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте телне саклау мәсьәләсендә активлашты. Мәчетләрдә вәгазьләрне татарча уку артты, мөфтият бушлай татар теле курслары оештырды, татар теленә өйрәтүче Telegram каналы булдырды.