Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вконтакте" кулланучылары үз сәхифәләрен яшереп куя алачак


"Вконтакте" идарәсе социаль челтәрнең приватлыгын көйләүгә үзгәрешләр кертә. Кулланучылар үз сәхифәләрен дусларына гына ача, чит кешеләрдән теге яки бу язма белән бүлешүчеләрне яшерә алачак.

"Вконтакте" идарәсе җитәкчесе Андрей Рогозов аңлатуынча, шулай итеп ширкәт интернеттагы язмалар өчен нигезсез эзәрлекләүләргә каршы көрәшә.

"Интернетта язмалар урнаштыру өчен җинаять эшләре ачу белән бәйле вазгыять киеренкеләнә. "Вконтакте" кулланучылары еш кына әлеге эшләрнең фигурантлары була. Безне бу бик борчый. Хокук саклау оешмалары контекстны игътибарга алмый, язманы репосттан аермый, ә шаян сурәтләрне чынлап та куркыныч җинаятьләргә тиңли", ди Рогозов.

Августта "лайклар" һәм репостлар өчен Барнаулда "Вконтакте" кулланучыларына дүрт җинаять эше ачылды.

Дүшәмбе Мәскәүнең хәрби мәхкәмәсе "Вконтакте" кулланучыларның берсен биш ел гомум тәртипле колониягә хөкем итте. Аңа карата "интернеттан файдаланып, террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган иде.

"Вконтакте", "Одноклассники", "Мой мир" социаль челтәрләре һәм Mail.Ru почта хезмәте кергән Mail.ru Group ширкәте репостлар һәм лайклар өчен "гаделсез хөкем ителгәннәрне" амнистия белән иреккә чыгарырга һәм киләчәктә мондый очраклар өчен җинаять җаваплылыгын бетерергә чакырды.

XS
SM
MD
LG