Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mail.Ru Group репостлар өчен хөкем ителүчеләрне азат итәргә чакырды


Вконтакте социаль челтәре кергән Mail.ru Group ширкәте репостлар һәм лайклар өчен "гаделсез хөкем ителгәннәрне" амнистия белән иреккә чыгарырга һәм киләчәктә мондый очраклар өчен җинаять җаваплылыгын бетерергә чакырды.

Бу хакта ширкәт хәбәрендә әйтелә. Илнең күп төбәкләрендә социаль челтәрләрдә лайклар һәм репостлар өчен җинаять эшләре ачу киң тарала башлады. "Постларга, комментарларга, мемнарга карата хокук саклау оешмаларының гамәлләре бер мәгънәсезгә кырыс була", диелә белдерүдә. Mail.ru Group-та әлеге кануннар үзгәртелергә тиеш дип саныйлар.

Июнь ахырында КПРФ депутаты Сергей Шаргунов һәм "Родина" фиркасе рәисе Алексей Журавлев интернетта нәфрәт яки дошманлык пропагандалау, кешенең абруен кимсетү өчен җинаять җаваплылыгын гамәлдән чыгару турында канун өлгесен кертте. Бу өлге Җинаять кодексыннан Административ хокук бозулар кодексына күчерүне тәкъдим итә.

Русия хөкүмәте моңа тискәре бәя бирде.

Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятуга юнәлдерелгән гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. 2017 елда лайклар һәм репостлар өчен 461 кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылган.

"Экстремизм" өчен хөкем ителүчеләр арасында татарлар да бар. 2015 елның 15 сентябрендә Чаллыда татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов интернетка чыгарган биш язмасы​ өчен өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул күптән түгел иреккә чыкты һәм Русиядән китте.

2017 елның 31 августында Казанда мәхкәмә “Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалины өч ел колониягә хөкем итте. Сәфәргали 2016 елда булган кыйнашу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Мәхкәмә барышында Данис Сәфәргали гаепләүләрне кире какты, аның кулында ангинадан дару – биопарокс булуын әйтте.

"Алтын Урда" хәрәкәкте лидеры Русиянең Җинаять кодексының 282 маддәсе нигезендә Вконтакте челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.

XS
SM
MD
LG