Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активисты Русиянең тел кануннарына ризасызлык белдереп ялгыз пикетка чыкты


Фәһим Вәлиев ялгыз пикетта
Фәһим Вәлиев ялгыз пикетта

14 август Чаллы милли хәрәкәте активисты Фәһим Вәлиев Русиядәге урыс булмаган милләтләрнең телләренә һәм мәгарифенә кагылышлы кануннар кабул ителүгә каршылык белдереп ялгыз пикетка чыкты.

Ялгыз пикетка чыккан Фәһим Вәлиев Азатлыкка белдерүенчә, элек-электән Русиядә милләтләрнең чәчәк атуы турында сафсата белән халыкларны алдап яшиләр, урыс булмаган халыкларны кимсетү, телләрен бетерү һәм юк итү сәясәте күптәннән килә.

Ул Русия президенты быелның 3 августында имзалаган 317нче санлы канун азчылык милләтләрнең тел-мәгариф өлкәсендәге хокукларын чикли, шул ук вакытта Русия Конституциясенең халыклар телләре, мәгарифенә кагылышлы 68нче маддәсенә каршы килә дип саный.

"Кайчандыр Путин Совет берлеге таркалуында Ленин чорында төзелгән милли республикалар сәбәпче булуына төртеп күрсәткән иде. Ә бит Совет берлегенә кадәр Русия империясе дә үзенең губернияләре белән таркалды", диде Вәлиев. Шундый таркалуларның сәбәбен Фәһим әфәнде урыс илендә гомер-гомергә гаделлек булмау белән аңлата.

"Гаделлек булмаган илдә сүз, тел, мәгариф һәм матбугат иреге дә була алмый. Русия прокуратурасы Татарстандагы вәкилләре аша татар мәгарифен, укытучы һәм укучыларны бик нык мыскыллады. Урыс теллеләр тегермәненә су коеп, күп гасырлы мәгарифе һәм мәдәнияте, тарихы булган татарны кимсеттеләр", диде ул.

XS
SM
MD
LG