Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия АКШтан кергән кайбер тауарларга таможня түләвен арттырды


Дональд Трамп һәм Рәҗәп Эрдоган
Дональд Трамп һәм Рәҗәп Эрдоган

Төркия Американың кайбер тауарларына таможня түләүләрен арттырды. Моны ул АКШның корыч һәм алюминий импортына тарифларны ике тапкыр арттыруга җавап дип аңлатты.

Президент Рәҗәп Эрдоган имзалаган фәрманга ярашлы, Америкадан кергән исерткеч эчемлекләргә таможня түләве 140 процентка, җиңел машиналарга - 120, яфраклы тәмәкегә - 60 процентка арта. Моннан тыш, косметика, дөге һәм күмергә дә пошлиналар арткан.

Әнкараның бу карары "АКШ идрәрәсенең төрек икътисадына алдан уйланылган һөҗүмнәренә" бәйле дип язды Төркия вице-президенты Фуат Октау твиттерда.

Август башында АКШ Төркиянең эчке эшләр министры һәм юстиция министрына чикләүләр кертте. Әнкара шундый ук җавап бирде. Бераздан АКШ президенты Дональд Трамп Төркиядән корыч һәм алюминий кертүгә пошлиналар арттыру турында игълан итте. Әлеге хәбәрләрдән соң төрек лирасы долларга карата бәясен югалта башлады. Президент Рәҗәп Эрдоган лираның рекордлы төшүе Әнкараның үзаллы сәясәтенә каршы планлаштырылган чара дип белдерде. Ел башыннан Төркия валютасы бәясенең якынча 45 процентын югалтты.

Сишәмбе Эрдоган Американың электрон җиһазларын бойкотларга чакырды.

XS
SM
MD
LG