Accessibility links

Татар активисты Наил Нәбиуллин тоткарланган


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Чәршәмбе иртән татар активисты, "Азатлык" татар яшьләре берлеге лидерларының берсе Наил Нәбиуллинны Биектауда полиция хезмәткәрләре тоткарлаган һәм Казанның "Вишневский" полиция бүлегенә алып килгән.

"Азатлык" яшьләр берлеге активисты Рәфыйк Кәримулла Азатлыкка сөйләвенчә, "имеш, Нәбиуллинга охшаган кеше канунсыз рәвештә кредит алган". "Әмма, Наил әйтүенчә, фотодагы кешенең ул түгел икәне аерым ачык күренә. Хәзерге вакытта аның бармак һәм аяк кием эзләрен төшереп алганнар", ди активист.

Үзенең тоткарлануын Наил Нәбиуллин да раслады. "159нчы маддә нигезендә җинаять эше ачылган диләр. Имеш, мин башка кеше исеменә 30 мең сумлык һәм 80 мең сумлык кредит алганмын һәм кайтармаганмын. Ләкин мин алмадым. Хәзер миннән шул гаепне үз өстемә алуны таләп итәләр. Миңа бернинди документ бирмәделәр. Хәтта тоткарлау протоколы да юк. Гаепне тану турында документ имзала яки хәзер үк ябып куячакбыз дип әйттеләр. Әле адвокат көтәм", дип сөйләде Азатлыкка Нәбиуллин.

2017 елның мартында Наил Нәбиуллин ике елга ирегеннән шартлы рәвештә мәхрүм ителде. Мәхкәмә аны такырбашлар оешмасы әгъзасы Сергей Журавлевка карата ялган мәгълүмат бирүдә гаепле дип тапты. Нәбиуллин хөкем карарын канунсыз дип саный.

XS
SM
MD
LG