Accessibility links

БМО экспертлары Русиядән Сенцовны кичекмәстән азат итүне сорый


Олег Сенцовны яклау чарасында
Олег Сенцовны яклау чарасында

БМО экспертлары Русия җитәкчелеген украин режиссеры Олег Сенцовны кичекмәстән азат итәргә чакыра. Режиссер инде 90 көннән артык Русия колониясендә ачлык тота.

БМОның кеше хокуклары югары комиссары идарәсе сайтында хәбәр ителүенчә, Сенцовның гомере куркыныч астында. Мәхкәмә барышы һәм хөкем карары халыкара хокуклар нормасына туры килмәде ди экспертлар. Алар Русия җитәкчелеген Сенцовны тиз арада иреккә җибәрергә чакыра.

2015 елның августында, терроризмда гаепләнеп, украин режиссеры Олег Сенцов 20 елга ирегеннән мәхрүм ителде. ФСБ фаразларына күрә, 2014 елның язында ул Акмәчеттә Ленин һәйкәле янында шартлау оештырган һәм шулай ук "Бердәм Русия" фиркасе бүлеге ишегенә ут төрткән.

Amnesty International һәм хокук яклау үзәге "Мемориал" Сенцовны сәяси тоткын дип таныды.

Сенцов инде өч айдан артык ачлык тота. Ул Русия төрмәләреннән барлык украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итә.

14 августта Кремль Сенцов әнисенең ярылкау турында мөрәҗәгатен кире какты. Ярлыкау сорап хөкем ителүче үзе язарга тиеш диделәр.

XS
SM
MD
LG