Мәгариф турындагы канун өлгесенә туган телләр турында үзгәрешләр тәкъдим итүчеләрнең берсе, Русия думасы депутаты Алена Аршинова БМОга мөрәҗәгать итүчеләр ашыккан дип саный.
"БМОга мөрәҗәгать итеп ашыкканнар дип саныйм, башта аны гамәлгә кереп куллануын көтәргә кирәк иде. Шулай да һәр кешенең БМОга мөрәҗәгать итәргә хокукы барлыгын истә тотып, канун авторлары һәм аны яклаучы депутатлар, шул исәптән Татарстан депутатлары да, әлеге канун өлгесенең ни сәбәпле тууын һәм кирәклеген аңлатырга әзер", дип китерә аның сүзләрен "Бердәм Русия" фиркасе сайты.
Узган атнада татар җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Русия халыклары телләрен яклауны сорап БМОга мөрәҗәгать язган иде.
Аңа кадәр шундый ук мөрәҗәгать белән Төньяк Осетия галиме Тамерлан Камболов та чыкты.