58 яшьлек яшьлек Алсу Мөхетдинованың канында шикәр азаю сәбәпле хәле мөшкелләнгән, дип яза ГорОбзор.
Моңа кадәр табиблар кушуы белән ачлык тотуда катнашучы 18 яшьлек егет тә протест чарасында катнашмый башлады. Аның да хәле авырайды. Әлеге вакытта дүрт кеше ачлык тота, аларга тагын ике кеше кушылмакчы, дип белдерелә.
Каршылык чарасы бишенче көн дәвам итә. Активистлар аларның шартлары үтәлми торып, ачлык тоту туктатылмаячак, ди.
"Башкортстан чәчәкләре" торак комплексын "Башстройкомплект" ширкәте төзи башлаган. Ул фатирлар өчен өч ел элек акча җыйган, йорт узган елда тапшырылырга тиеш булган. Әлеге бистәдә 11 йорт төзелергә тиеш. Аларның бары тик бише генә 95 процентка төзелгән. Калганнарының кайсының дивары, нигезе, кайсының нигез өчен казу эшләре генә башкарылган.
Әлеге бистәдә алданучылар 400 кеше. Төзелеш нибары бер генә ел барган да, "Башстройкомплект" ширкәте банкротлыкка чыгуын белдергән. Дольщиклар күп тапкырлар ширкәт җитәкчесе Андрей Абызовка мөрәҗәгать итеп тә, мәсьәләне хәл итә алмаганнар. Агымдагы елның мартында ачлык игълан иткәннән соң республика хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Мәрданов төзелешне үз күзәтүенә алгач, каршылык чарасын туктаткан иделәр. Ләкин хөкүмәт чаралар күрмәгән.
Алык игълан итүчеләр Андрей Абызовка җинаять эше ачуны һәм ширкәт җитәкчесен алыштыруны таләп итә. "Башстройкомплект" ширкәте җитәкчесе Андрей Абызов республика парламенты сайлауларына "Гадел Русия" фиркасеннән намзәт булып теркәлгән. Ачлык игълан итүчеләр андый кеше депутат була алмый дип исәпли һәм ачлык чарасын соңгы чиккә чаклы үткәрәчәкләрен белдерә. Андрей Абызов моңа кадәр дә Русия җинаять кодексының 157нче маддәсе буенча хөкем ителгән булган. Бу маддә буенча ата-аналарын һәм балаларын караудан качып йөрүчеләр хөкем ителә.