Accessibility links

Кайнар хәбәр

Москалькова экстремизм турындагы маддәне йомшарту тәкъдимен хуплады


Татьяна Москалькова
Татьяна Москалькова

Русиядә кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова Җинаять кодексының нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен "либеральләштерүне" хуплады.

Ул журналистларга "хөкемгә тартылган кешеләр санын ясалма рәвештә арттырмау мөһим, чөнки бу кешеләрнең тормышын тамырыннан үзгәртә", диде.

Моның өчен нинди дә булса чаралар күреләчәкме, анысы турында омбудсмен берни әйтмәде.

Шушы көннәрдә Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы социаль челтәрләрдәге язмалар һәм репостлар өчен җинаять җаваплылыгын бетерү тәкъдиме белән Баш прокуратурага һәм Гомумрусия халык фронтына мөрәҗәгать итәргә вәгъдә бирде.

Моңа кадәр Вконтакте социаль челтәре кергән Mail.ru Group ширкәте репостлар һәм лайклар өчен "гаделсез хөкем ителгәннәрне" амнистия белән иреккә чыгару тәкъдиме белән Русия думасына, Югары һәм Конституция мәхкәмәләренә мөрәҗәгать җибәрде.

Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятуга юнәлдерелгән гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. 2017 елда лайклар һәм репостлар өчен 461 кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылган.

XS
SM
MD
LG