Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mail.ru Group Русия думасыннан репостлар өчен хөкем ителгәннәрне аклауны сорый


Вконтакте социаль челтәре кергән Mail.ru Group ширкәте репостлар һәм лайклар өчен "гаделсез хөкем ителгәннәрне" амнистия белән иреккә чыгару тәкъдиме белән Русия думасына, Югары һәм Конституция мәхкәмәләренә мөрәҗәгать җибәрде.

"Амнистия экстремизм, мәгълүмат тарату һәм социаль челтәрләрдә башка төрле активлык (лайклар, репостлар, сурәтләр урнаштыру) өчен хөкем ителүчеләргә кулланылырга тиеш. Әгәр бу гамәлләр җәмгыять өчен куркыныч нәтиҗәләргә китермәгән булса", диелә ширкәт хәбәрендә.

Mail.ru Group мондый белдерү белән белән август башында да чыккан иде. "Постларга, комментарларга, мемнарга карата хокук саклау оешмаларының гамәлләре бер мәгънәсезгә кырыс була", диелде ул белдерүдә. Mail.ru Group-та әлеге кануннар үзгәртелергә тиеш дип саныйлар.

Июнь ахырында КПРФ депутаты Сергей Шаргунов һәм "Родина" фиркасе рәисе Алексей Журавлев интернетта нәфрәт яки дошманлык пропагандалау, кешенең абруен кимсетү өчен җинаять җаваплылыгын гамәлдән чыгару турында канун өлгесен кертте. Бу өлге аларны Җинаять кодексыннан Административ хокук бозулар кодексына күчерүне тәкъдим итә.

Русия хөкүмәте моңа тискәре бәя бирде.

Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятуга юнәлдерелгән гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. 2017 елда лайклар һәм репостлар өчен 461 кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылган.

XS
SM
MD
LG