Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Болгарда клип төшергәннән соң төпкә төшеп мендем"


Резедә Ганиуллина: "Болгарда клип төшергәннән соң төпкә төшеп мендем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:05 0:00

Җырчы, биюче Резеда Ганиуллина Болгарда “Җаным” клибын төшереп шау-шу чыкканнан соң ике елга матбугатта күренмәде. Ул исә иҗат итүен, биюен дәвам иттерә, үзенең бию студиясен ачкан, яңа планнар белән янып йөри икән. Резедә Азатлыкка эксклюзив әңгәмә бирде.

Иң элек безгә Резедәнең кая югалуы, бүген ничек яшәве һәм Болгардагы клип ыгы-зыгысыннан соң тормышы кайсы якка үзгәрүе кызыксындырды. Чөнки ул ике ел бернинди татар матбугат чараларында күренмәде, бары үзенең социаль челтәрләрдәге битендә генә актив тормыш алып баруын күзәтеп булды.

– Минем өчен бу соңгы ара сынаулы вакыт булды, чөнки үзем дә үзгәреп киттем. Тормышка карашым да үзгәрде, кыскасы, үзгәреш җиле булды. Әйтәләр бит, яңадан башлап, чәчрәп чыгар өчен, иң төпкә төшеп китәргә кирәк дип? Менә мин төпкә төшеп мендем. Хәзерге көндә биим, җырлыйм, бәйрәмнәр оештырам, концертларда да катнашам. Аннан соң үземнең студиямне ачканымны ишеткәнсездер. Ул бию студиясе – ReZedance дип атала. (урыны: Татарстан урамы, 40) Студиягә балалар-яшүсмерләр һәм өлкән хатын-кызлар йөри. Иң кечкенә биючебезгә – 5 яшь, иң олысына – 75 яшь.

– Бу тәҗрибә туплап ачылдымы?

– Институтта да укыдым, аннан соң үзлектән дә биеп үстем. Бик күп мастер классларга, контракт белән Мисыр, Төркия, Гарәп Әмирлекләренә барып, үземне үстердем. Тәҗрибә җыеп бетергәч кенә үземнең студиямне ачып җибәрдем.

Нинди биюләргә өйрәтәсең, татарча бию дә бармы анда?

– Күбрәк шәрык биюләренә өйрәнәләр. Шулай ук гимнастик күнегүләр дә ясыйлар. Монда ябыгырга, гәүдәләре белән гармониядә булырга теләүчеләр киләләр. Сораулар булса, татарча да өйрәтә алам. Минем әле ике тренерым бар. Без сентябрьдән өч тренер белән берләшеп эшли башлаячакбыз. Анда инде латин-американ биюләре, станок янында классик күнегүләр, стрип классика көтелә.

Тиздән синең Болгарда клип төшереп шау-шу чыгуга ике ел була, ул синең туган көнгә дә туры килә бугай?

– 16 сентябрьдә 32 яшемне тутырачакмын. Мин бит ул клипны туган көнемә презентация ясау максатыннан төшергән идем. Ләкин ахыры башкача килеп чыкты.

Ике ел тынлыкта булганнан соң бу вакыйганы ничек бәялисең, нинди нәтиҗәләргә килдең?

– Аның ахыры болай тәмамланасы түгел иде. Мин аңа финанс һәм мораль яктан күп көчемне бирдем. Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөфәр Хәйретдинов, Рамил Миндияр, Рәсим Низамов – бөтенесенең концертларында эшләп чыккан кеше буларак шушы клипның төп мәгънәсе – мине биюче дип белгән кешеләргә җырчы буларак ачылу теләге. Клип шулай эшләнде дә, ләкин төшерү урыны дөрес булмаган. Киемнән дә кыенсынмыйм, чөнки мин шәрык биюе белән 15 елга якын шөгыльләнәм. Гарәп биюенә татар киеме киеп чыга алмыйм. Аның киеме шундый.

Ул вакытта синнән Татарстанның тикшерү органнары сораштыру алды. Синең белән ничек сөйләштеләр? Аңлап карадылармы яки киресенчә, дорфа булдылармы?

– Беренчедән, аларның ачыклык кертәселәре килгән иде. Шулай итеп, ул федераль дәрәҗәгә менеп җитте. Мин аны зур сынау итеп кабул иттем. Ләкин аңа протест белән бармадым, гафу үтендем. Кызганыч, клип алдыннан әнигә инсульт булды. Бу вакыйганы ул белмичә калды. Презентациягә ике атна алдан клип әзер дә түгел иде әле, кеше инде инсультның сәбәбен клипка бәйләп калдырды.

Ул вакыттагы Татарстанның мәдәният министры белән үзең сөйләшкән идеңме?

– Ул (элекке мәдәният министры Айрат Сибагатуллин) үз урынында түгел иде. Аның урынбасары Эльвира ханым белән сөйләштем. Мин үз-үземә эшлим һәм бернинди филармониягә, дәүләт оешмаларына катнашым юк. Мәдәният министрылыгы белән бик күп сабантуйларга да йөрдем. Шәрык биюләрен генә биемим, татар халык, һинд биюләре белән дә шөгыльләнәм.

Аларның ачыклык кертәсе килде, билгеле. Чөнки аларга минем турында оятсыз җырчы кәгазь болгады дип әйткәннәр. Алар миңа, без сиңа кәгазь бирмәдек, диделәр. Ә миннән аны сораучы да булмады. Анда имам да стриптиз биеде дип әйткән. Андый нәрсә булмады, Сәетҗәгъфар Лотфуллин белән дә элемтәгә кереп карадым, ул аралашырга теләмәде.

Муллалардан тыш, башкалар тарафыннан мораль һәм психологик басым ясаучы булдымы?

– Иң куркынычы – Вконтакте аша негатив язучылар булды. Бер көн яулыгын киеп, икенче көнне салып куя торган кешеләр дә язгандыр дип уйлыйм. “Без сине табабыз!” дип зыян салу теләге белән дә янадылар.

Ул вакытта яныңда кемнәр булды, кемнәр теләктәшлек күрсәтте?

– Яклаучы булды дип әйтмәс идем. Җырчылар, юристлар да шалтыратты. Мөфти Камил хәзрәт Самигуллин белән матур итеп татарча сөйләштек. Аның белән сөйләшүдән соң, күңел тынычлыгы таптым. Ул вакытта, чыннан да, күзәтү, тикшерү комитетлары, генераллар лекция укыдылар. Күбесе белән шулай таныштык.

Хәзер концертыңа килерләрме соң инде?

– Килерләр дип уйлыйм. Ул вакытта чакыру халәтендә булмасам да, хәзер чакырыр идем.

– Шау-шулы вакытта концертың филармония җитәкчелеге белән килешеп кичектерелде дип аңладык. Якын арада башкалада синең концертны карап булачакмы?

– Бу елның көзендә Казанда үземнең тәүге концертымны эшләячәкмен. Ул минем бик кызыклы булачак. Чөнки Татарстанда беренче татарча-шәрык мюзиклы куелачак. Аны без ун елдан артык бергә эшләгән артислар белән башкарып чыгачакбыз. Концертның бер бүлеге – тулаем татарча, икенче өлеше шәрык биюеннән торачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG