Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар шагыйрәсен шигырьләре өчен җавапка тартмакчылар


Алие Кендже-Али
Алие Кендже-Али

“Къырым” газетында шагыйрә Алие Кендже-Али урыс телендәге шигырьләрен нәшәр иткәннән соң аны полициягә чакыртып сорау алганнар. Шагыйрә үз эшенең ни дәрәҗәдә каралуын сорап тикшерү комитетына гариза язса да, җавап юк.

“Минемчә, алар хәзер минем башка басылган әсәрләремә дә лингвистик экспертиза үткәрәләр, шуңа күрә җавап юктыр. Мин мондый җитди эш булачагын уйламаганга, мине тикшерә башлаганнарын беркемгә сөйләми тордым. Мине 27 июньдә, 2 июльдә полициягә чакырып сөйләштеләр. Шуның белән эш бетәр дип уйладым, ләкин тикшерү комитетына язган гаризама җавап булмагач, миңа адвокатлар мәсьәләне матбугат чараларына белдерергә киңәш итте, шуңа күрә мин моны, соң булса да, үземне ничек тә булса яклау өчен белдерергә мәҗбүр булдым. Эшнең ни дәрәҗәдә барганын хәбәр итмиләр икән, димәк тикшерү дәвам итә дигән нәтиҗәгә киләм. Тикшерүче минем турыда Роскомнадзорга “әләкләгәннәр”, алар шикаятьне тикшерү комитетына юллаганнарын әйтте миңа”, диде Алие Азатлыкка. Менә түбәндә Алие Кендже-Алиның тикшерүгә сәбәп булган шигырьләре.

Земля в морщинах, как в паутине,
От мелких трещин исходит боль.
Здесь жил мой прадед, сады здесь были,
Теперь парады страны чужой.

5.05.2018.

* * *

Учат любить войну.
Не помнить трагедию,
Не молиться о душах несчастных,
Не беречь этот хрупкий мир.
Учат любить войну,
Радоваться тому, что она была.

2.05.2018.

Бу һәм мондый рухта язылган шигырьләр шушы елның 9 маенда кырымтатар һәм урыс телендә чыккан “Къырым” газетында нәшер ителде. Полициядә шагыйрә үзенең шигырьләрендә “истәлек даталарга һәм сугышчылар данына хөрмәтсезлек күрсәтә (выразила неуважение к памятным датам и дням воинской славы) дигән фикергә килгән. Аңа каршы Русия Җинаять кодексының 354.1-нче маддәсе нигезендә (нацизмны реабилитацияләү) тикшерү бара.

Шигырьләр басылган “Къырым” газетының баш мөхәррире Бекир Мамутов 2017 елның декабрь аенда университеттан китерелгән иде, ул - Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы. “Къырым” газеты бәйсез газета булып, тәнкыйть мәкаләләрен еш чыгаручы басмаларның берсе. Алиенең шигырьләре басылу “Къырым” газетының эшенә комачаулауга сәбәп йә сылтау була алуы әлегә билгесез.

Аның әсәрләре “Йолдыз” әдәби журналында да басылып тора. Ул Акмәчетнең 44-нче санлы мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. “Инде эштә дә мөдир бу хәлне белгәндер, ничек бәяләр, белмим”, ди ул.

Аның кырымтатар телендә язган бер шыгырендә мондый юллар бар.

Җиргә ятып, кулларыма туфрак алам,
Җәйләр салкын, каян җылы килсен?
Син онытасың, мин һич онытмам -
Бу җир безнең, безнең, безнең.
Син онытасың кемгә ышынып?
Без булмасак, алар куаначак.
Син онытасың, үзеңне сатып.
Каян килсен Ватаныма җылы?

XS
SM
MD
LG