Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт Әнкараның пастор Брансонны иреккә чыгару шартларын кире какты


Эндрю Брансон
Эндрю Брансон

АКШ Төркиядә сак астында утыручы Америка пасторы Эндрю Брансонны иреккә чыгару өчен Әнкара куйган шартларны кире каккан. Төркия Иранга карата чикләүләр тәртибен бозган өчен "Халкбанк" дәүләт банкына салынган күпмиллиардлаган штрафны гамәлдән чыгаруны сораган иде.

"Башка барлык мәсьәләләрне дә Брансон иреккә чыккач кына карарга мөмкин булачак" дигән американы идарәсе вәкиле The Wall Street Journal басмасына.

"Бернинди гаебе булмаган кешене азат итү өчен берни дә түләмәячәкбез, әмма Төркия белән элемтәләрне кисәбез", дип язды Трамп Twitter-да.

Вашингтон белән Әнкара арасындагы димпломатик кризис нәтиҗәсендә төрек лирасының бәясе кинәт төшеп китте.

Элегрәк Төркия мәхкәмәсе Брансонның йорт сагыннан чыгару һәм вакытлыча чит илгә китү рөхсәте сорап язылган мөрәҗәгатен кире какты.

The Wall Street Journal язуынча, АКШ финан министры Стивен Мнучин, Брансон иреккә җибәрелмәсә, Америка Төркиягә өстәмә чикләүләр кертергә әзер дип белдергән.

Пастор Эндрю Брансон Төркиядә 20 елдан артык яши. Ул шпионлыкта, террорчылыкта һәм 2016 елгы дәүләт түнтәрелеше омтылышында катнашуда гаепләнеп, кулга алынды. Вашингтон Брансонны ватанына кайтару өчен тырыша.

XS
SM
MD
LG