Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кремле янында "Ачык Русия" активистлары Олег Сенцовны яклап баннер сузды


Казан Кремле янында язу
Казан Кремле янында язу

21 август иртәсендә "Ачык Русия" активистлары Казан Кремле янында украин режиссерсы Олег Сенцовка теләктәшлек күрсәтеп, баннер сузды.

Баннерда "Сенцовка ирек. 100 көн" ("Свободу Сенцову. 100 дней") дип язылган. Шул рәвешле "Ачык Русия" әгъзалары режиссерның Русия колониясендә инде 100 көн дәвамында ачлык тотуын искә төшерә.

2015 елның августында, терроризмда гаепләнеп, украин режиссеры Олег Сенцов 20 елга ирегеннән мәхрүм ителде. ФСБ фаразларына күрә, 2014 елның язында ул Акмәчеттә Ленин һәйкәле янында шартлау оештырган һәм шулай ук "Бердәм Русия" фиркасе бүлеге ишегенә ут төрткән.

Amnesty International һәм хокук яклау үзәге "Мемориал" Сенцовны сәяси тоткын дип таныды.

Сенцов инде өч айдан артык ачлык тота. Ул Русия төрмәләреннән барлык украин сәяси тоткыннарын азат итүне таләп итә.

14 августта Кремль Сенцов әнисенең ярлыкау турында мөрәҗәгатен кире какты. Ярлыкау сорап хөкем ителүче үзе язарга тиеш диделәр.

XS
SM
MD
LG