Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Кеше хокуклары шурасы экстремизмга каршы кануннарга үзгәрешләр әзерләгән


Кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов
Кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы экстремизм турындагы маддә өчен җинаять җаваплылыгын өлешчә бетерергә тәкъдим итә. Аны бары тик көч кулланып башкарылган экстремистик җинаять өчен генә сакларга кирәк диелә.

Бу хакта Кеше хокуклары шурасы әзерләгән тәкъдимнәр өлгесендә әйтелә. Проект белән РБК танышкан.

Экстремизмның мотлак билгесе итеп көч куллануны санарга кирәк диелә. Проект авторлары фикеренчә, чын куркыныч тудырмаган сүзләр өчен җинаять җәзасын куллануга юл куймау мөһим.

Шура шулай ук беряклы гына аңлатып булмый торган "социаль нәфрәт уяту" һәм "дини өстенлекне тәкърарлау" кебек төшенчәләрне кулланмаска һәм "дин тотучыларның хисләрен рәнҗетү" өчен җинаять җаваплылыгын бетерергә тәкъдим итә.

Моннан тыш, проектта пропаганда максатында булмаган наци яки экстремистик тамга демонстрацияләү өчен административ җәзаны гамәлдән чыгару тәкъдиме дә бар.

Узган атнада Вконтакте социаль челтәре кергән Mail.ru Group ширкәте репостлар һәм лайклар өчен "гаделсез хөкем ителгәннәрне" ярлыкап иреккә чыгару тәкъдиме белән Русия думасына, Югары һәм Конституция мәхкәмәләренә мөрәҗәгать җибәрде. Идеяне Русиядә кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова, элемтә министрлыгы һәм Урыс православ чиркәве дә хуплады.

Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятуга юнәлдерелгән гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. 2017 елда лайклар һәм репостлар өчен 461 кеше җинаять җаваплылыгына тарттырылган.

XS
SM
MD
LG