Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Русиягә Скрипальләр эше белән бәйле чикләүләре гамәлгә керде


22 августта Британиядә Русиянең элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне һәм аның кызын агулауга бәйле АКШның Русиягә карата яңа чикләүләрнең бер өлеше гамәлгә керә. Вашингтон Мәскәү 1991 елгы биологик яки химик корал куллануны контрольдә тоту канунын бозды дип белдерә.

Дәүләт департаменты 8 августта игълан иткән чикләүләр, аерым алганда, Русиягә дәүләт иминлеге өлкәсе тауарлары экспортын, нефть һәм газ өлкәсендә кулланылучы электроника, технологияләр сатуны тыя.

Әгәр Мәскәү химик корал кулланмау турында өч ай эчендә гарантияләр бирмәсә һәм халыкара инспекторлар керүне рөхсәт итмәсә, Русиягә чикләүләрнең икенче өлеше кертеләчәк. Атап әйткәндә, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр киметү күз уңында тотыла.

Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Интерфакска яңа чикләүләр кайбер югары технологияле өлкәләргә кагылачак, ләкин бик "куркыныч түгел" дип белдергән.

Әлеге вакытта Конгресска Русиянең Америка сайлауларына тыкшыну ихтималы өчен чикләүләрне кырыслату турында тагын бер канун өлгесе кертелгән. Документ дәүләт банкларында доллар белән операцияләр башкаруга, Русия дәүләт бурычына инвестицияләр кертүгә, нефть һәм газ өлкәсе өчен техологияләр экспортына чикләүләрне күз уңында тота.

Вашингтон игълан иткән чикләүләрне көткән арада рубль бәясе кинәт төште. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Медведев АКШ яңа чикләүләр белән "икътисади сугыш игълан итте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG