Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: АКШ яңа чикләүләр белән "икътисади сугыш игълан итте"


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Бу сугышка икътисади, сәяси, кирәк икән башка чаралар белән җавап бирергә туры киләчәк, дип саный Русия премьер-министры.

Вашингтон тарафыннан Русиягә карата чикләүләр белдерелүен икътисади сугыш игълан итү дип бәяләргә мөмкин. Бу хакта Камчаткадагы эш сәфәрендә премьер-министр Дмитрий Медведев белдерде.

"Әгәр банклар эшчәнлеген, теге яки бу валютаны куллануны тыю тормышка ашырылса, моны икътисади сугыш игълан итү дип атарга мөмкин. Һәм бу сугышка икътисади, сәяси, кирәк икән башка чаралар белән җавап бирергә туры киләчәк", дип китерә Медведев сүзләрен ТАСС.

Премьер гамәлдәге чикләүләрнең дә ил икътисадына йогынты ясавын таныды. Медведев сүзләренчә, санкцияләр "халыкара мәйданда Русияне көчле көндәшләр арасыннан алып ташлау" өчен кертелә.

22 августта АКШ Дәүләт департаменты Британиядә элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулауга бәйле Русиягә карата яңа чикләүләр кертәчәге турында белдерде. Аерым алганда, Русиягә дәүләт иминлеге өлкәсе тауарлары экспорты тыялачак. Сүз авиациядә кулланылучы электрон җиһазлар турында бара. Моннан тыш, "Аэрофлот" ширкәте очышларын тыю һәм ике арада сәүдәне минимумга кадәр кыскарту күз уңында тотыла. Әлеге белдерү нәтиҗәсендә рубль бәясе кинәт арзанайды.

Күптән түгел Америка сенаторлары Конгресска Русиягә карата яңа чикләүләр турында канун өлгесе кертте. Документта Русия банкларының доллар исәпләрен томалау һәм американ резидентларына Русиянең яңа дәүләт бурычы белән операцияләрне тыю турында әйтелә.

XS
SM
MD
LG