Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда беренче тапкыр "Печән базары" фестивале узачак


Казанда узган "Печән базары" күренеше, 5 август 2018
Казанда узган "Печән базары" күренеше, 5 август 2018

24 августта Чаллыда Тукай яр буенда "Печән базары" фестивале узачак. Биредә бизәнү әйберләре, кием-салым, татар китаплары сатылачак, балык бәлеше, әлбә әзерләргә өйрәтәчәкләр, лекторийлар, концерт, экскурсияләр оештырылачак.

"Чаллыда ачык татар чаралары юк. Кеше килеп аның никадәр җанлы һәм кызык икәнен белсен иде", ди Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Чара шәһәр мэриясе ярдәме белән уздырыла.

Фестиваль програмында бизәнү әйберләре, зәркән, кием-салым, күннән эшләнгән әйберләр һәм татар китапларын сату, балык бәлеше, әлбә, талкан әзерләү мастер-класслары, акустик концерт каралган. һәр 20 минут саен “Болгар” бию театры татар биюләренә өйрәтәчәк.

“Заманча никах киемнәре, туйга, никахка нинди кием сайларга?” дип аталган лекторий уздыру да каралган. "Хыял" студиясе җитәкчесе, дизайнер Гүзәл Вәлишина яулык бәйләргә өйрәтәчәк. Лекторий дәвамында визажистлар кызларны бизи, киңәшләр бирәчәк.

Шулай ук татар юморы турында Татар КВН лигасы, татар Stand up җитәкчесе Рамил Агдиев сөйләяәчәк.

Алсу Рәхмәтуллина үзенең “Яр Чаллы” китабын тәкъдим итәчәк.

Акустик концертта Рәдиф Кашапов, Илшат Әюпов, Заһир Насыйбуллин, Ринат Гыйлфанов, Лилия Гыйбаш, Фидаил Мәҗитов катнашыр дип көтелә.

Фестивальдә балалар мәйданчыгы да эшләячәк.

Быел Казанда "Печән базары" фестивале 5 августта Бөтендөнья татар яшьләре форумы узган вакытта оештырылды. 26 август Омски шәһәренең Халыклар дуслыгы бакчасында "Печән базары" заманча татар мәдәнияте фестивале үтәчәк.

XS
SM
MD
LG