Страсбургка җибәрелгән шикаятьтә Грузия җитәкчелеге Русияне Кеше хокуклары конвенциясенең сигез маддәсен бозуда гаепли. 2018 елның 23 февралендә Көньяк Осетиядә үтерелгән Грузия ватандашы Арчил Татунашвили эшенә аерым игътибар бирелгән. Грузия ягы раславынча, ул Көньяк Осетия башкаласы Цхинвал төрмәсендә җәзалардан үлгән.
Бу Грузиянең Русиягә каршы инде өченче шикаяте. Беренчесе Грузия ватандашларының Русиядән күпләп депортацияләнүе турында иде. Мәхкәмә Грузияне яклап карар чыгарды.
Икенчесе 2008 елның августындагы кораллы низаг белән бәйле булды. Старсбург мәхкәмәсенең бу хакта карары әлегә юк.
Русиянең юстиция министрлыгы әлеге хәбәргә карата бер фикер дә белдермәде.