Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия 1968 елда Мәскәүнең бәреп керүен оккупация дип таныды


Прагада совет танкы

Чехия парламенты 1968 елда Чехословакиягә Совет берлеге һәм Варшава килешүе илләре гаскәрләре керүне басып алу һәм оккупация дип таныды. Резоюлюциянең максаты - тарихны бозып күрсәтүгә юл куймау диелә.

Документны христиан демократлар фиркасе тәкъдим итте. Алар бу резолюция "җәмәгатьчелеккә, башка илләргә, шул исәптән Русиягә дә ачык аңлаешлы мөрәҗәгать" булачак дип белдерде.

1968 елның 21 августында совет гаскәрләре Чехословакия чиген бәреп керде. Чарада шулай ук Польша, Болгарстан, Маҗарстан һәм ГДР хәрбиләре катнашты. Мәскәү гаскәрне Чехословакиядә коммунистлар партиясе башлаган либераль реформаларны бастырыр өчен кертте. Совет хәрбиләре илдә 1991 елга кадәр калды. Әлеге 20 еллап вакытны Чехиядә оккупация чоры дип атыйлар.

Мәскәүнең Чехословакияне басып алуы төсле фотоларда калган.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG