Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иске Ярмәк авылы һәлакәт юлында"


Иске Ярмәк авылы

Шагыйрь һәм журналист Фәрит Шириязданов Самар өлкәсенең Иске Ярмәк авылының шанлы һәм данлы чорларын барлап китап нәшер иткән.

Самар өлкәсенең Камышлы районы җирләрендә бүгенге татарлар яшәгәнлеге Казан ханлыгының рәсми һәм сакланып калган сирәк документлары нигезендә раслана. Дөрес Болгар чорында да, Алтын Урда вакытында да бу җирләрдә татарлар яшәгән. Ә 1521-1533 елларда Казан ханлыгында Мөхәммәтәмин һәм Сафәгәрәй ханнар идарә иткәндә Туйхуҗа ыруыннан Асылхуҗа улы Хөсәенне алар Татарстанның бүгенге Әлмәт, күрше районнар һәм Самар өлкәсенең Камышлы районнары җирләренә тархан итеп билгелиләр.

Тарихлары ханнар чорына барып тоташкан Самар өлкәсенең Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылында да татар ханнары кулыннан алынган тарханнар ыруы яши. Шушы авылда туып үскән шагыйрь һәм журналист Фәрит Шириязданов татар дөньясына Зыя Ярмәки кебек классик шагыйрьне, татарның ут уйнаткан артисты Рәшит Шамкайны, татар сәнгате күркенә әйләнгән "Ярмәк вагы" биюен биргән Иске Ярмәк авылының шанлы һәм данлы чорларын барлап авыл тарихын китап итеп нәшир итте.

– Фәрит әфәнде, Иске Ярмәк чынлап та ханнар чорында барлыкка килгәнме?

Фәрит Шириязданов
Фәрит Шириязданов

– Авылга нигез салучы Нәдер Урәзмәтовның әтисенең энесе. Ә Нәдер Уразмәтов шушы Казан ханлыгы чоры тарханнары нәселеннән. Иске Ярмәк унсигезенче гасырда барлыкка килә. Нәдер Урәзмәтов татар тарихы белән кызыксынучылар өчен яхшы таныш. Вакытында бүгенге Татарстан, Самар өлкәләрендә бик зур гына булган Нәдер волосте барлыкка килә. Ул шушы Нәдер Уразмәтовка бәйле була. Нәдер Уразмәтов исә 1754 елда вафат була. Әмма аның тагын бер кызыклы ягы бар. Ул 1719 елда бу якларда беренче тапкыр нефть таба һәм аны эшкәртер өчен патшадан завод төзергә рөхсәт ала. Камышлыда һәм Сергеевски районында ике завод төзи. Аның нәселе бүгендә яши. Әлмәт районында Нәдер авылы бар, Самар өлкәсендәге "Туган тел" оешмасы җитәкчеләренең берсе Азат Надиров та аның нәсел дәвамчысы. Иске Ярмәк исә Нәдер Уразмәтовның әтисенең энесе Хөсәенев Туйбактыйның улы Ярмөхәммәд исеме белән бәйле.

– Каян килгәннәр монда татарлар дисәм, ялгыш сорау булыр инде. Шулай да...

– Татарлар монда гомер бакый, кем әйтмешли, Нух пәйгамбәр заманыннан ук яшәгәннәр. Болгар чорында да, Алтын Урда чорын әйтәсе дә юк инде, бу татарлар җире булган. Нугай татарлары монда төп хуҗа булган. Казан ханлыгы басып алынгач, Сок елгасы буенда урыс патшасы хакимияте икенче киңәйтелгән чик сызыгы булдыра. Урысча моны засечная черта диләр. Бүгенге Самар өлкәсенең Алексеевски - Красный Яр – Сергеевски авыл-шәһәрләре тирәсеннән уза ул. Казан ханлыгы басып алынгач чукындыру башлана бит. Халык күмәкләшеп төп җирләреннән кача. Урыс патшасы хакимияте халык качмасын дип һәм теге яктан да күчмә нугай-татарлар һөҗүмен тоткарлау өчен шушы чикләү сызыгын төзетә. Саклаучылар итеп бүген Чуашстанга караган Алатыр тирәсендәге "служилый" татарларны китерәләр. Монда Казан ханлыгы чорыннан ук ярлык тотып яшәгән татарлар да бар бит. Аннары бу ике төркем татарлар янына типтәрләр килә, алар җир эшкәртүчеләр була. Алатыр татарлары исә сакчы. Типтәрләр белән "служилый" татарлар арасында Ярмәктә дә, Камышлыда да, Усман, Байтуган дигән авылларда да каты каршылыклар да чыга. Моның сәбәбе шул җир бүлешү инде.

– Иске Ярмәкне мишәр авылы диләр дә, димәк, аның тарихын мишәрләргә генә бәйләп карау дөрес түгелме?

– Монда җирле татарлар да, типтәрләр дә, мишәрләр дә, соңрак килеп урнашкан мещаннар дип йөртелгән татарлар да була. Соңгылары "ясаклы-чумаданлы" татарлар. Боларны "проживающие" дип йөртәләр. Алар илләреннән җир кысынкылыгыннан килсәләр дә, Ярмәк халкы да җир бирмәгән. Алар ир баласы булган хатынга йортка керсә, атасыннан калган җирне баласына биргәннәр. Авыл халкының тупланышы - ул төрле яктагы чишмәләрдән уйсу җиргә җыелган тирән сулыкны хәтерләтә. Бирегә килеп төпләнүче нәселләр арасында берәүләр һөнәр осталары, икенчеләре – уңган игенчеләр, башкалар җыр-биюгә, сүзгә осталар, көрәшчеләр, имчеләр һәм башкалар да булганнар. Аларның бер халык булып оешуы - төрле чәчәкләр бәйләмен хәтерләтә. Бәлки шуңа да биредән төрле сәләт ияләре чыгып, авылыбыз данын еракларга җиткереп, аны күп җирләрдә танытканнар булса кирәк.

Ярмәк халкының үзенә генә хас сөйләме, биюе һәм җыры бар

Ярмәк халкының холкы катлаулы һәм үзенчәлекле. Аның үзенә генә хас булган сөйләме, биюе һәм җыры бар. Биредә эшкә дә, телгә дә, җыр-моңга һәм биюгә оста халык яши. Мондагы спорт сөючеләрнең, белемгә омтылучыларның, һөнәр осталарының күплеге дә элгәредән, тирәннән килә. Бүген авыл шушы төркемнәрнең үзара катнашуы нәтиҗәсендә барлыкка килә.

– Шушы авылда туып-үскән танылган артист Рәшит Шамкай авылны мишәрләр дип сөйләгәне истә калган. Авыл халкы моңа үпкәләгән дә диләр. Шулай ук Ярмәктә себертатарлары, Күчем хан нәселе дә яши дигән риваять бар бит.

– Күчем хан ул риваять кенә дип фаразлыйбыз. Авылда Күчем дигән тархан яшәгән ансы. Ул баш күтәрүче типтәрләрнең юлбашчысы булган. Әмма аның Күчем ханга катнашы юк. Ә мишәрлеккә килгәндә, бүген дә авылның бер очында мишәр сүзләрен катыштырып сөйләшсәләр, икенче ягында исә типтәрчәрәк сөйләшәләр. Бу кайбер сүзләрдә генә чагыла.

– Иске Ярмәк тарихына күз салганда, монда зур гына мәдрәсәләр дә булганлыгы билгеле.

– Әйе, аның да сәбәбе теге ике төркем татарларның җир өчен тарткалашына бәйле. Ул вакытта авылда ике староста, ике мөһер була. Шушы талашны бетерер өчен авыл картлары җыйналалар да, халыкка аң-мәгърифәт таратыр өчен берәр укытучы-хәлфә чакырырга булалар. Татарстанның Чыршылы авылындагы мәдрәсәдә укучы Хөснулла Баһаветдиновны Иске Ярмәккә чакыралар. Ул үзе тумышы белән бүгенге Татарстанның Чирмешән районы Югары Чагадай авылыннан була. Ризаэтдин Фәхретдиннең дусты, шәректәше, аның икетуган сеңлесенең ире дә. Ул авылда җәдиди мәдрәсә ача. Бу хәл 1890 елда була. Бу мәдрәсәдә тора-бара йөзәрләгән шәкерт укый. Халыкта зур дәрәҗә казана. Нәкъ менә әлеге мәдрәсәдә инде танылган шагыйрь, данлыклы "Ак каен" шигыре авторы Зыя Ярмәки белем ала. Шулай ук 1920 елда Мәскәүдә Татарстан оешу хакындагы документка имзасын салган язучы Халик Садрый да шушы мәдрәсәдә белем ала. Иске Ярмәк мәдрәсәсе тирә-як өчен чынлап торып мәгърифәт үзәгенә әверелә.

– Фәрит ага, инде табадан яңа төшкән китабыгызга әйләнеп кайтыйк. 420 биттән гыйбарәт бу китап озак әзерләндеме?

Китап тышлыгы
Китап тышлыгы

– Китапны алты елдан артык эшләдем. Дөрес, ул әлегә 300 данәдә генә басылып чыкты. Аны да чыгарырга авылдашларым Салават Юсупов белән Илдар Гарифуллин ярдәм иттеләр. Китапта кыскача булса да күп мәгълүмат бирелде. Ләкин монда бар нәрсә дә язылды дип әйтеп булмый. Тарих - ул каршылыклы, катлаулы, бай һәм тирән. Ул монда йөзләгән еллар буена яшәгән, дистәләгән мең кешеләрнең язмышын үз эченә алган. Бу китапта кемнедер мактап, кемнедер хурлап, кемгәдер ярарга тырышу һәм кемгәдер нәфрәтләнеп язу максаты куелмады. Һәрнәрсә киңәшеп, уйлашып язылды. Бәлки кайсыдыр җирләрне киңәйтеп, тирәнрәк язу кирәк диючеләр дә булыр. Ниндидер мөһим вакыйгаларның, кайбер данлыклы тормыш кичергән кешеләрнең дә читтә калуы ихтимал. Мәсәлән, төрле локаль сугышларда катнашучылар турында аз язылды. Алар турындагы материалларның күбесен архивтан да, туганнарыннан да алып булмый. Болар әле күптән түгел генә булып узган вакыйгалар булса да.

Һәрнәрсәнең юл башы, башлангычы бар. Менә бу китап та авылдагы кайбер вакыйгалар, кешеләр турында язуны дәвам итәргә бер сәбәпче булсын иде димен. Аны кемдер зурлап кабул итсә, кайберәүләр аны хурлап, нинди дә булса канәгатьсезлек белдерүе дә ихтимал. Шулай да ул чын күңелдән, изге хисләр белән сугарылып язылды. Алга кешеләрнең тирәндә яткан хисләрен уятып, алар үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне бер бәйләмдә күзаллап фикер йөртсеннәр иде дигән максат куелган иде.

– Сез китабыгызда авылның тарихын гына түгел, бүгенгесе өчен дә бик борчылып язасыз. Бүгенге көндә икенче мәчет төзеп яткан, шактый матур, көчле күренгән Иске Ярмәк өчен борчылуыгыз урынлымы?

– Артка әйләнеп карасак, авыл һәрвакытта үсеш юлында булды. Ул матур итеп төзелде. Авыл кырларында мул уңыш алынды. Малчылык фермалары заманча төзелеп, аларда һәр көнне унар тонна сөт һәм һәр елда йөзләгән тонна ит җитештерелде. Колхоз иң алдынгылар исәбендә булып, миллионлаган табыш алды. Авыл мәктәбендә меңнән артык бала укыды. Андагы укыту-тәрбия эшләре һәрвакытта югары дәрәҗәдә булды. Биредәге мәктәптә укыган йөзәрләгән кеше киләчәктә югары белем алып, гыйлем ияләре, оста белгечләр булдылар.

Бүген авылдагы 676 йортның ике йөзгә якыны буш тора, яшьләр читкә китә

Авыл халкындагы генофонд беркайчан да кимемәс, саекмас кебек тоела иде. Авыл халкы колхозда да батырып эшләде, шәхси хуҗалыкларын да уңышлы алып бардылар. Иртә-кичләрен авыл урамнары тулып көтүләр уза торган иде. Урамнарда шау-гөр килеп балалар уйнады. Чәчүләр вакытында, урак өстендә, печән вакытында авыл халкы умарта күчедәй гөжләп торды. Кызганыч ки, боларны инде сагынып сөйләргә генә калды. Бүген авылдагы 676 йортның ике йөзгә якыны буш тора. Яшьләр читкә китә. Элек меңләп бала укыган мәктәптә былтыр 176 бала гына укыды. Авылда эш юк, җирләр буш ята. Авылда 15-20 генә бала табарлык яшьтәге кеше бар. Калганнары картлар.

– Иске Ярмәкнең киләчәге томанлы, димәк?

– Татарның 600 еллап басым астында яшәү дәверендә аларга беркем дә ярдәм күрсәтмәгән. Аз гына иреклек бирелү белән аларның тормышы гөрләп үсеш алган. Бай рухлы эшкуарлар, сәүдәгәрләр, сәнәгатьчеләр үсеп чыккан. Алар милләтне, телебезне, мәдәниятне, мәгърифәтне, гомумән, үз халкының язмышын кайгыртып яшәгәннәр. Хәзерге буталчык заманда, да чын татарлык, милли генофонд сакланган төбәкләрдә татарлар гөрләтеп яшиләр. Дөньяның зәхмәтле шукымы аларга кагылмаган да кебек. Чын татарлар алар шулай булган һәм булырга тиеш тә. Алардагы телне саклау, җирне хөрмәт итеп яшәү, динне үстерү мәсьәләләре элгәредән килә һәм болар әле дә иң алгы планда торалар.

Мәсәлән, татарлар күмәк яшәгән Пермь краеның Барда районында, Чуашстандагы, Пенза өлкәсендәге татар авылларында, ягьни чын татарлык хөкем сөргән җирләрдә халык мул яши һәм алардагы тормыш гөрләп тора. Андагы авыллар зурая, яшь гаиләләр арта, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә. Кырларыннан мул уңыш алалар. Безгә артык ерак барырга да кирәкми. Якындагы Гали авылы үрнәге генә дә ни тора бит! Анда туып үскән данлыклы һәм тормышта уңышлы кешеләр бергә җыелып киңәшәләр, авылның киләчәге турында кайгыртып, төрле карарлар кабул итәләр. Һичшиксез, андыйларның тормышын безгә дә барып күрергә, алардан үрнәк ала белергә кирәк. Безнең бабаларыбыз һәрвакытта тирә-як күршеләреннән үрнәк алып, уңганлыкта бер-берсеннән уздырырга тырышып, булышып, ярдәмләшеп яшәгәннәр. Авылның киләчәген алар бергәләшеп кайгыртканнар. Кызганыч ки, авылда туып-үскән иң укымышлы, тормышта иң уңышлы кешеләр аннан читтә, авылның киләчәк язмышына битараф булып яшиләр. Боларны төптән исәпләсәң, авылның һәлакәт юлында булуы күренә. Ул каты чирле, рухы сынып, аптыраган кешедәй хәлдә.

Иске Ярмәк каты чирле, рухы сынып, аптыраган кешедәй хәлдә

Дөрес, әлегә авылыбыз төзек, матур. Ә күп җирләрдә хәзер ике катлы мәктәпләр, мәдәният сарайлары, идарә биналары ташланган хәлдә булып, авыл урамнарындагы ара-тирә йортларда тик картлар-карчыклар гына яшәвен исәпләсәң, безнең авылның да шундый бәлагә калу мөмкинлеген күз алдына китереп була.

Бәла килгәндә кешеләр һәрвакытта берләшеп, аңа каршы тору чарасын күргәннәр. Безнең авылыбыз да авыр сынаулар алдында тора. Безгә дә бергә җыелып киңәшергә, уйлашырга авылны һәлакәттән саклау юлларын таба белергә кирәк. Бу ил күләмендәге бәла дип сылтау табарга була-булуын. Тик безгә авырлыкларга бирешмичә, уңай тормыш алып бару юлларын тапкан милләттәшләребез үрнәгендә хәрәкәт итә белергә кирәк. Туган авылыбыз безне үстергән, белем һәм тәрбия биргән, олы тормышка аяк бастырган. Безнең өстебездәге иң изге бурычларның берсе – аның киләчәк язмышы турында кайгырту. Моның өчен без ата-бабаларыбыз рухы алдында да зур бурычлыбыз.

Иске Ярмәк авылының генофонды көчле. Аны ничек тә саклап калу юлларын эзләргә, табарга кирәк. Ул бурыч авылда туып үскән кешеләрнең барысына да кагыла. Әгәр дә моны киләчәк буыннар җилкәсенә генә ташласак – авылыбыз киләчәге уңышлы булачагына ышанып булмый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG