Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әйтелмәгән васыять (Әмирхан Еники)


Сегодня читаем классика татарской литературы Амирхана Еники. Многие говорят, что его тексты – ярчайший пример татарского литературного языка. Произведение Әйтелмәгән васыять (Невысказанное завещание) – лиричное и глубокомысленное повествование про последние дни собирательного образа татарской бабушки. В основе произведения сильный подтекст – отрыв от родной земли, от родного народа не проходит бесследно.

Предлагаем вам отрывок из известного произведения. Аудио и перевод ключевых фраз прилагается.

Әйтелмәгән васыять (Әмирхан Еники)
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:38 0:00
йөкләү

...Көннәр үтә. Ә рәхимсез авыру карчыкны әкрен генә кимерә.

Озак авыру бик яман. Авыручы үзе дә, аны караучылар да туялар. Бигрәк тә соңгылары. Алар авыруның «ахырын» көтәләр. Акъәби моны сизми иде әле. Шулай да аның кызы һәм кияве бик эшлекле кешеләр. Шуңа әбигә игътибар әз иде.

Әмма карчык беркемгә дә зарланмый, барысын да аңлый. Аны ике оныгы – алты яшьлек Равил һәм дүрт яшьлек Гүзәл генә сөендерә. Алар кайткач, зур фатир җанлана кебек. Шушы ике бала гына аңа матур итеп: «Әбкәем!» – дип дәшә.

СЛОВА:​

рәхимсез авыру – беспощадная болезнь​
кимерә – грызёт
Озак авыру бик яман. – Долго болеть очень
авыручы – больной (одуш.)
караучылар да туялар – и те, кто смотрит/ухаживает
Бигрәк тә соңгылары. – Особенно последние
сизми иде әле – ещё не замечала
кияү – зять
эшлекле – деловой

Хуҗаларга кунаклар да еш килә. Өйдә тәлинкәләр, чәнечке–пычак, рюмкалар тавышы ишетелә. Карчык боларны кызыксынып тыңлый.

Кайвакыт кызы Гөлбикә керә дә: «Әни, хәлең ничек? Берәрнәрсә кирәкме?», – дип сорый.

Карчык аңа:

– Кирәкми, кызым! Кунакларыңны кара, кунакларыңны! – ди.

Ә залда сөйләшәләр, көләләр. Шунда пианино уйный башлый, кемдер җыр суза. Кайвакыт кунакларның тавышы тына. Димәк, алар телевизор кабызганнар. Әби аны «тилевәзир» дип атый. Телевизордан кунаклар «футбул» карыйлар. Шулай кинәт кенә бер ханым:

Керде! – дип кычкырды.

Тагын бер ир–ат:

– Гол! – диде. Әби куркуыннан җанын бирә язды.

СЛОВА:

хуҗа – хозяин​
кунак – гость

Өйдә тәлинкәләр, чәнечке–пычак, рюмкалар тавышы ишетелә. – Дома слышны звуки тарелок, вилок и ножей, рюмок.
кызыксынып тыңлый – с интересом прислушивается
берәрнәрсә – что–нибудь
җыр суза – распевает песню
тавыш тына – голоса смолкают
кабызганнар – включили
Керде! – здесь: Влетел!

Кунакларның күбесе авыру карчык турында белмиләр иде бугай... Һәрхәлдә, аның янына керүче юк иде. Утыралар, көлешәләр, таралышалар... Шулай да әби янына бер кунак еш керә иде. Бу – кечкенә буйлы сәер бер танылган шагыйрь иде. Ул эчкәнме, әллә юкмы – әби моны һич аермый. Ләкин алар бик тиз якынайдылар.

Акъәби, Акъәби! Нигә сиңа Акъәби диләр? Нигә Кара әби түгел?

– Минем исемем Акбикә, – ди карчык. – Кыз чагымда мине Аксылу, кияүгә чыккач, Аккилен дип йөрттеләр, ә хәзер Акъәби булдым.

– Димәк, син гомер буе ак күңелле булгансың... Менә миңа да шундый әни кирәк иде...

СЛОВА:

күбесе – большинство​
һәрхәлдә – во всяком случае
керүче юк иде – заходивших не было
Утыралар, көлешәләр, таралышалар... – Посидят, посмеются, разойдутся...
шулай да – всё же
Бу – кечкенә буйлы сәер бер танылган шагыйрь иде. – Это был один известный поэт маленького роста.
эчкәнме, әллә юкмы – пил ил нет
һич аермый – никак не различит
якынайдылар – сблизились
Акъәби – ак (белый) + әби (бабушка)
кыз чагымда – в девичестве
кияүгә чыккач – после замужества
Аккилен – ак (белый) + килен (сноха)
дип йөрттеләр – ...звали/называли
Димәк, син гомер буе ак күңелле булгансың... – Значит, ты всю жизнь жила с белой душой...

– Улым, синең үз әниең бардыр бит?

– Юк шул, юк... Күптән вафат инде ул. Әнисез авыр. Әни сабый балага гына түгел, минем кебек ак сакаллы кешегә дә кирәк икән ул!

– Рәхмәт, улым! – ди карчык. Аның нигәдер иреннәре калтырый.

Шагыйрь бераз уйланып утыра һәм тагын сөйли.

– Ии... узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да!.. Узган гомер дә, аккан су да кире кайтмый. Син килешәсеңме моның белән, әби?

– Килешми нишлисең инде...

– Юк, син дөресен әйт. Бәлки иске тормыш сиңа кадерлерәктер, син аны сагынасыңдыр?..

– Хәзергесе начар булса, сагыныр идем, – ди карчык. – Хәзергесе әйбәт.

Шагыйрь аңа карый.

– Шулаймы?.. Ләкин сагыныр нәрсәләр бар. Халыкның матур йолалары, бәйрәмнәре, уен–җырлары... Болар онытылырга тиеш түгел, минемчә... Алар бит халыкның буыннан–буынга күчеп килгән байлыгы... Әйе, яңа заманда яңа кыйммәтләр бар. Ләкин искене дә яхшы сакларга кирәк!

– Борчылма, улым, – ди карчык. – Сакланыр, югалмас. Алла бирсә!

СЛОВА:

күптән вафат – давно скончалась​
сабый бала – младенец
ак сакаллы – белобородый
Аның нигәдер иреннәре калтырый. – У неё почему–то дрожат губы.
бераз уйланып утыра – немного сидит задумчиво
Узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да...строка из татарской песни
килешәсеңме – ты согласна(вопр.)
Килешми нишлисең инде... – Как не согласишься...
иске тормыш – старый уклад
кадерлерәктер – наверно, дороже
сагынасыңдыр – наверно, скучаешь
Ләкин сагыныр нәрсәләр бар. – Однако есть по чему скучать.
йола – обряд
буыннан-буынга күчеп килгән байлык – ценность, переходившая из поколения в поколение
яңа кайммәт – новая ценность

Шагыйрь кинәт кенә җырлый башлый:

  • Ап–ак микән, йомшак микән әнкәемнең куллары,
    (Белы ли, мягкие ли руки моей матери)
  • Салават күпере күк суга барган юллары.
    (Словно радуга дороги, по которым она идёт за водой)

Мөмкинме онытырга бу җырны!..

Шагыйрьнең күзләрендә яшьләр күренә. Бераздан ул гафу үтенә башлый:

– Син мине юләр дип уйлама инде!.. Мин кешедән бернәрсә дә яшерә алмыйм шул.

– Бик яхшы, улым, – ди карчык тыныч кына. – Күңелең кешеләргә көзгедәй һәрвакыт ачык булсын!

– Рәхмәт, әни, рәхмәт... Җиңел, рәхәт миңа синең белән... Син ял ит инде, – ди шагыйрь һәм әбинең кулын сыпыра.

«Сәер кеше! – дип уйлый карчык. – Әмма әйбәт кеше. Күңелендә ниндидер ярасы бар кебек!».

СЛОВА:

кинәт кенә – резко​
мөмкинме – возмоно ли/разве возможно
гафу үтенә башлый – начинает извиняться
юләр – дурак
яшерә алмыйм – не могу скрыть
тыныч кына – спокойно
Күңелең кешеләргә көзгедәй һәрвакыт ачык булсын! – Пусть твоя душа, будто зеркало, будет всегда открыта людям!
Җиңел, рәхәт миңа синең белән... – Легко, хорошо мне с тобой...
ял ит – отдыхай
сыпыра – гладит
Күңелендә ниндидер ярасы бар кебек! – Будто есть у него на уше какая–то рана!

...Ике–өч атнадан карчыкның хәле начарая. Ул ябыга, бернәрсә ашамый, тавышы бетә. Янына табиб килә һәм дарулар яза. Карчыкка болар инде кирәкми. Ул барысын да аңлый. Уллары–кызлары да аңлыйлар... һәм куркып кына үлем көтәләр. Ләкин: «Әни, борчылма, терелерсең!», – дип алдарга тырышалар.

Соңгы көннәрдә карчык бик уйланды. Балалар эшкә китә, ә ул ак түшәмгә карап уйлый иде. Уйлары күп иде аның. Узган тормышын, авылын искә ала иде. Өе, кәҗәләре, тавык–чебешләре – барысын да күрә, ишетә иде карчык... Менә кәҗәсе көтүдән кайтты. Менә тавыклар ишегалдында: «Нигә безнең әби күренми?», – дип йөриләр... Алар барысы да әбине көтәләрдер... Юк, күрмәс инде ул аларны. Өен дә, күршеләрен дә, терлекләрен дә – берсен дә күрмәс!

СЛОВА:

...Ике–өч атнадан карчыкның хәле начарая. – ...Через две–три недели состояние старухи ухудшается.​
ябыга – худеет
табиб – врач
дарулар яза – выписывает лекарства
үлем көтәләр – ждут смерти
Ләкин: «Әни, борчылма, терелерсең!», – дип алдарга тырышалар. – Однако ловами: "Мама, не переживай, выздоровишь!" – стараются обмануть.
ак түшәмгә карап уйлый иде – думала, рассматривая белый потолок
Узган тормышын, авылын искә ала иде. – Вспоминала прошедшую жизнь, свою деревню.
кәҗә – коза
тавык-чебеш – курицы и цыплята
күрше – сосед
терлек – скотина

Карчыкның уйлары җитдиләнә. Әйе, аның көннәре санаулы калды, соңгы сәгать якынлаша. Ул курыкмый, бу көнне ул тыныч көтә һәм Ходайдан газабы җиңеләюен сорый... Ул әзер булырга тиеш. Соңгы васыятен әйтергә тиеш. Аннары... китәргә була.

Карчык үзен ничек күмәрләр дип борчыла иде. Ул гомере буе яулыгын салмаган мөселман карчыгы. Шуңа ул үзен мөселманча җирләүләрен тели. «Мулла чакырырлар дип көтмим. Әмма гәүдәмне юарлар, ак кәфенгә төрерләр дип өметләнәм», – дип уйлый ул. Авылда аның әзер кәфенлеге дә, сөлгеләре дә бар. Ләкин нишләтәсең, барысы да сандыгында калды... Ничек кенә булмасын, кызы һәм улы аны тыңларга тиеш. Бу бит бердәнбер әниләренең соңгы васыяте! Васыятьне ничек үтәмисең инде?!

СЛОВА:

уйлары җитдиләнә – мысли становятся серьёзнее​
Әйе, аның көннәре санаулы калды, соңгы сәгать якынлаша. – Да, дни у неё остались считанные, последний час приближается.
Ходайдан газабы җиңеләюен сорый – просит у Бога облегчения страдания
васыять – завещание
ничек күмәрләр дип борчыла иде – беспокоилась о том, как её погребут
яулыгын салмаган мөселман карчыгы – не снимавшая платок мусульманка
мөселманча җирләүләрен – чтобы совершили погребение по–мусульмански​
Әмма гәүдәмне юарлар, ак кәфенгә төрерләр дип өметләнәм. – Но надеюсь, что тело вымоют, в белый саван обернут.
кәфенлекткань, материя, предназначенная для савана
нишләтәсең – что поделаешь
сандыгында калды – осталось в сундуке
Ничек кенә булмасын... – Как бу там ни было...
Васыятьне ничек үтәмисең инде?! – Как можно не соблюсти завещание?!

Бер кичне кызы хәлен белергә керде. Шунда әби сүз башлады.

– Гөлбикә, кызым, сиңа сүзем бар, – диде карчык. Аның тавышы бик әкрен иде. – Алладан вакыт җитә бугай, сизәм... Шуңа әйтәсем килә.... – Карчыкка сөйләргә авыр, тыны кысыла иде. – Әәй, Аллам, җиңеллек бир... кызым, ишетәсеңме, мин үлгәч, гәүдәмне...

Гөлбикә аның сүзен бүлде:

– Әни, әнием, нигә бу турыда сөйлисең... Кирәкми, борчылма, уйлама...

– Ай, кызым, ничек уйламыйсың, әҗәл килә бит, күрмисеңме?... Уф..соңгы сүземне әйтим...

– Әни, бәгърем, сиңа сөйләшергә ярамый, – диде кызы. – Хәлең юк, тавышың юк, газапланма... Тыныч ят, кирәген генә сора!..

СЛОВА:

хәлен белергә – узнать состояние​
сүз башлады – начала речь
сүзем бар – есть разговор
Алладан вакыт җитә бугай. – Кажется, приходит время от Аллаха.
тын кысыла – одышка​, здесь: сложно дышать
гәүдә – тело
сүзен бүлде – прервал речь
борчылма – непереживай
әҗәл ангел смерти
бәгърем – дорогая
газапланма – не мучайся
кирәген генә сора – проси только необходимое

Карчык күзен йомды. Бераздан тагын:

– Кызым, кирәген сорыйм мин... Сез, яшьләр, шәригать йолаларын белмисез. Үзем әйтмәсәм, мине мөселманча кем җирләр?.. Яшнеккә (ящик) салырсыз да илтеп куярсыз...

Кызы торды. Ул тагын каядыр ашыга иде.

– Уйлама, әни! Бу турыда сөйләшмик... Табибларны тыңларга кирәк. Менә шушы даруларны эч... Ярый, сөйләшербез әле, минем барасы җирем бар...

Карчык дәшмәде, «бар!» дип башын гына какты. Әнә ничек икән ул!.. Үләсе кеше белән каласы кеше тиз генә уртак тел таба алмыйлар икән! Нигә болай соң бу? Ул бит кирәкмәгән нәрсә турында уйламый, ул – үләсе ана. Балалар белән арасы шулай еракмы аның? Югыйсә, карыйлар, дәвалыйлар, борчылалар кебек. Ә әниләренең соңгы сүзен тыңларга, йөрәген аңларга теләмиләр. Нигә болай соң бу?

СЛОВА:

күзен йомды – закрыла глаза​
шәригать йолалары – законы шариата
илтеп куярсыз – отнесёте
барасы җирем бар – надо кое–куда сходить
башын гына какты – только головой покачала
Үләсе кеше белән каласы кеше тиз генә уртак тел таба алмыйлар икән! – Не могут, оказывается, человек, должный умереть, с человеком. который остаётся найти общий язык!
үләсе ана – умирающая мать
ара – расстояние
югыйсә – не то, хотя
дәвалый – лечит
йөрәген аңларга – понять её сердце


***

Надеемся, что текст вам понравился. Прочитать его в в оригинале (полностью) можно здесь, а вот тут можно прочитать перевод произведения на русский язык.

Сейчас предлагаем вам проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Тест: Әйтелмәгән васыять

Тест: Әйтелмәгән васыять

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG